Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Татарстан көннәре ачылды


Русия башкаласында Татарстан республикасы көннәре ачылды. Шул уңайдан президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация татарлар белән очрашырга тиеш.

Пәнҗешәмбе Миңнеханов Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге татар укытучылар белән очрашты, мәктәп укучыларының татарча ниләр өйрәнүләре хакында кызыксынды.

Мәскәүдә Татарстан көннәрендә республиканың 40-тан артык авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр азык-төлек күргәзмәсе дә оештырды.
XS
SM
MD
LG