Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус хокук яклаучысына төрмә җәзасы бирелде [видео]


Беларус хокук яклаучысына төрмә җәзасы бирелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

24 ноябрьдә Мински мәхкәмәсе Беларус хокук яклаучысы Алесь Беляцкины мөлкәтсез калдырып, дүрт ел ярымга төрмә җәзасына хөкем итте. Хәбәрчебез сүзләренчә, Беляцкины зур суммада салым түләмәүдә гаепләнгән. Мәхкәмә хокук яклау максатында акча алу салым түләү

Мински мәхкәмәсе пәнҗешәмбе Беларус хокук яклаучысы Алесь Беляцкины мөлкәтсез калдырып дүрт ел ярымга төрмә җәзасына хөкем итте.

Хәбәрчебез сүзләренчә, Беляцки зур суммада салым түләмәүдә гаепләнгән. Мәхкәмә хокук яклау максатында акча алу салым түләүдән азат итми дип белдергән.

Хөкемдар карары прокурор сүзләрен кабатлый, ул хокук яклаучыны биш елга төрмәгә ябуны сораган иде. Беляцкига карата җинаять эзәрлекләвен башларга чит ил банкларындагы акчалары хакындагы мәгълүмат тәэсир иткән. Аларны Беларус хакимиятенә Литва юстиция министрлыгы һәм Польша баш прокуратурасы тапшырган.

4 августтан бирле сак астында булучы Беларус хокук яклаучысы мәхкәмәгә соңгы сүзен 23 ноябрьдә әйтте. Ул әлеге карарны сәясиләштерелгән һәм нигезсез дип атады.

“Без хокук яклау эше белән шөгыльләнә алабыз һәм үзебезне хокук яклаучылар дип атыйбыз. Болар барсыда Беларус Конституциясендә, халыкара килешүдә, дәүләт тарафыннан имзалаган кеше хокуклары декларациясендә теркәлгән. Мин дәүләт гаепләүчесенә мөрәҗәгать итәм: нигә сез декларация кабул иттегез, БМО һәм Европа иминлек һәм хезмәттәлек оешмасыннан чыгыгыз һәм безнең нинди хәлдә булуыбыз билгеле булачак”, дип белдерә “Весна” хокук яклау үзәге җитәкчесе Алесь Беляцки.

АКШ, Европа Берлеге Беларус хокук яклаучысына төрмә җәзасы биргәне өчен Минскины тәнкыйть утына тотты һәм Беляцкины тиз арада иреккә чыгаруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG