Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләре Сүриягә чикләү кертү планын тикшерә


Каһирәдә гарәп дәүләтләренең тышкы эшләр министрлары Сүриягә чикләү кертү мәсьәләсен тикшерде. Мондый адымга барырга Дәмәшкның гарәп илләре лигасы куйган таләпләрне үтәмәве этәргеч ясаган. Бәшәр Әсад режимы илгә халыкара күзәтүчеләрне кертергә һәм оппозициягә каршы көч куллануны туктатырга тиеш иде.

Кичә Франция тышкы эшләр министры Алэн Җүппе Сүриядәге тыныч халыкны саклар өчен имин урыннар булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әлеге гамәл җирле халыкка һуманитар ярдәм күрсәтергә мөмкинлек тудырачак. Шул ук вакытта Франция тышкы сәясәт идарәсе башлыгы Дәмәшккә хәрби басып керүне һәм илнең төньягында "буфер зоналар" булдыруны кире какты.
XS
SM
MD
LG