Accessibility links

Петербурлар "кызыл" урам исемнәрен алыштырырга үтенә


Петербурның Эрмитажы
Петербурның Эрмитажы

Петербурдагы инициатив төркем коммунистлар һәм инкыйлаб белән бәйле кырыклап урамның исемен алыштыру үтенече белән чыкты. Башка авыл һәм калаларга, шул исәптән, Казанга нишләргә?


Советлар заманында 1917 елгы октябрь инкыйлабы бишеге дип аталган Петербурдагы инициатив төркем, шәһәр харитасында инкыйлабчы-террорчыларның һәм шулай ук миллионлаган кешенең үлеме өчен гаепле булганнарның исемнәрен саклау цивил җәмгыятькә төс түгел, әхлакка да туры килми, дип белдерә. Алар, бу исемнәр Русиянең мәдәни һәм дини традицияләренә каршы килә, ди.

Кара исемлеккә Ленин, Киров, Калинин, Дзержинский, Фрунзе, Луначарский, Энгельс, Русиянең хәзерге президенты Дмитрий Медведев кайчандыр торган Куна һәм башка шундый инкыйлаб белән бәйләнештәге исемле урамнар да эләккән. Әлеге урам исемнәренең күпчелеге Казанда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә, авылларында да бар. Хәзерге яшь буынның күпчелеге гомумән аларның кем икәнен дә белми.

"Маркс бизәнү әйберләре дә чыгарган"

2008 елның май аенда “Азатлык” радиосы Карл Марксның тууына 190 ел тулу уңаеннан Казандагы Маркс урамында фикер белешү үткәргән иде. Ул вакытта шул тирәдә яшәүчеләргә, ул урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләргә “Кем ул Карл Маркс, сез аны беләсезме?” дигән сорау бирелде. Фикер белдерүчеләрнең яртысы диярлек Марксның кем икәнен белмәүләрен әйтте. Хәтта бер яшь кыз, Max Factor-ны искә алып, ул бизәнү әйберләре чыгарган, диде.

Казанда да әлеге инкыйлаблы исемнәр тарихи шәһәрнең бизәге түгел дип фикер белдерүчеләр бар.

Казан думасында топонимика комиссиясе сәркатибе Инсаф Галиев әйтүенчә, әлегә кадәр инкыйлаблы, Маркс, Дзержинский, Киров һәм башка исемнәрне алыштырыйк дип тәкъдим итүчеләр булмаган. Шулай да шәһәрдә бу урам исемнәренә каршылар һәм аны яклаучылар булуны да әйтә ул.

Русиядә террор Петрдан башланган

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты башлыгы Рафаил Хәкимов Петербурларның тәкъдимнәрен хуплый.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
“Мин ул инкыйлабчылар белән беррәттән Петр I-нең исемен дә алып ташлар идем. Ул – беренче большевик. Бөтен концлагерьлар Петрдан башланды. Петербурны төзегәндә күпме халык үлде. Ул елларда бүтән шәһәрләр төзелмәде, халыктан салымны арттырганнан арттырдылар. Анда күпме татар гына һәлак булды. Петербур бөтен Русиянең көч-хәлен суырып алып бетерде. Петр – беренче большевик инде ул. Заводлар янында төрмәләр салуны ул башлады бит. Аның бөтенесе шул”, ди Хәкимов.

Аның фикеренчә, Казанга килгәндә, инкыйлаблы урам исемнәрен генә түгел, ә Ленин һәйкәлләрен дә алырга вакыт күптән җиткән. Рафаил Хәкимов Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев киңәшчесе булып эшләгән вакытта әлеге тәкъдим белән чыккан да булган, “хәтта ул вакытта коммунистлар да каршы килмәгән иде”, ди ул.

“Шәймиев бу адымга бармады. Аннан Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле урынына кемне куярга, анда нәрсә булдырырга белмәделәр. Шулай калды ул”, ди Хәкимов.

Ленинга университет каршында бер һәйкәл Казан өчен бик җиткән, ди Хәкимов. Ленинның Казандагы музейларына каршы түгел ул.

Казан Ленинга табынуын дәвам итә

Казан читтән килүчеләргә үзен петербурлар террорчы дип атаган Ленинга табынган шикелле итеп күрсәтүен дәвам итә. Бу һәйкәлнең берьягында Дөнья татарлары конгрессы, икенче ягында башкала ратушасы, артында хөкүмәт бинасы, алдында опера һәм балет театры тора. Әйтерсең, барсы да Ленин рухына мохтаҗ. Күпләр, Ленинны аннан күптән алырга кирәк иде инде, ди.

Казандагы урам исемнәрен алыштыруга килгәндә, Хәкимов фикеренчә, иң беренче чиратта Дзержинскийдан башларга кирәк. “ЧК” дигән сүз үзе генә дә күпме кешенең корбан булуын искә төшереп тора, ди ул.

Исемнең дә тәэсире бар

Соңгы вакытта исемнең тәэсирле булуы турында еш ишетергә туры килә. Ата-аналар хәзер, аның бу ягын истә тотып, ул-кызларына мәгънәле исемнәр куярга тырыша. Бу яктан караганда, шәһәрдәге урам исемнәре дә тәэсирсез түгел, мөгаен. Алар бит паспортка ук сугылып куя. Русиядә Ленин, Фрунзе, Дзержинский һәм башка шундый инкыйлаблы исемле урамнарда яшәүчеләргә үз гомерләрендә бик күп-күп тапкырлар язарга туры килә аларны.

Кайберәүләр, бүгенге буын тарихын, тамырларын белмичә үсә дип борчыла. Әлбәттә, бу хәлгә дә әлеге инкыйлаблы урамнарның йогынтысы бар, мөгаен. Әгәр алар никадәр тизрәк алыштырылып, янә үзенең тарихи исемнәренә кайтса, буыннар аша тапшырыла торган тарихның өзелеп торган вакыты да кыскарак булыр иде. Әлегә бу бушлык зурайганнан-зурая гына бара.

Петербурлар нәкъ тарихи исемнәр кайтарылырга, әгәр инде инкыйлаблы исем күптән түгел төзелгән яңа урамга бирелгән булса, ул урынның табигый топонимикасы нигезендә аталырга тиеш дигән үтенеч белән чыга.

Казанда миллилек читкә кагыла

Казанга татар тарихын кайтару, күренекле шәхесләренең исемнәрен бирүгә килгәндә – шәһәр думасы андый үтенечләрне гел читкә этәрергә тырышты.

Бу эшкә турыдан-туры җаваплылар яңа исем алырга халык риза түгел дигән сылтау тапты. Бер генә мәгълүмат чарасында да тарихка кайту, үз шәхесләребезне олылау кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылмады. Исем бирмәс өчен сәбәп бер генә булды – янәсе, әлеге килбәтсез исемле урамнарда яшәүчеләр паспортларын, йорт кенәгәләрен алыштырып акчаларын әрәм итәселәре килми.

“Казанда йөрисең, әллә нинди килбәтсез урам исемнәре очрый. “Кыска” дигән, “Зур Кызыл” дигән урамнар нәрсә инде ул? Урамнарга күп татар язучыларының исемнәре бирелмәгән әле, ә кирәкмәгән исемнәр күп. Нәрсә инде бу?” ди Хәкимов.

Петербурда инкыйлаблы исемнәргә каршы булган төркем имзалар җыя башлаган инде. Петербурның топонимика комиссиясе һәр урам атамасын җентекләп тикшерергә кирәк дигән фикер дә әйткән.
XS
SM
MD
LG