Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә яшь лидерлар мәктәбе чираттагы утырышын үткәрде


Яшь лидерлар мәктәбендә очрашу
Яшь лидерлар мәктәбендә очрашу

Милләттәшләребез татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балалар күңелендә туган телебезгә хөрмәтне, мәхәббәтне сәнгать аркылы да тәрбияли. Төрле уен коралларында уйнаучы талантлы балаларны берләштергән бәйгеләр, фестивальләрне Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге инде унбишенче тапкыр оештырырга ниятли. 1994 елдан татар балаларын берләштергән лидерлар мәктәбе дә эшләп килә.


Удмуртия мәктәпләреннән төрле өлкәләрдә үзен яхшы яктан күрсәтә алган егетләр-кызлар лидерлар мәктәбендә тәҗрибә туплады. “Шунда ук алар һөнәрләрен дә күрсәтә алды”, диде беренче бәйгеләрне оештыручы, алыштыргысыз жюри рәисе Гайсә Талипов.

Чираттагы яшь лидерлар мәктәбе утырышы яшүсмерләрнең Казандагы яшьтәшләре белән аралашып кайтканнан соң узды. Алар Казанда “Идел” үзәгендә 24 регионнан җыелган яшьтәшләре белән аралашкан. “Анда балалар үзләрен бик яхшы яктан күрсәтте. Лекторларга да сорауларны алар күпләп бирде, гомумән, бик күп белем туплап кайттылар”, диде “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Гүзәл Нургаянова.

Гайсә Талипов
Гайсә Талипов
Яшүсмерләрнең үзләренә дә Казанда алган белем үз мәктәпләрендә, дуслары белән аралашуда ярдәм итә дә икән. Бу хакта Мария Лагунова, Артем Коновалов һәм Равил Талипов уртаклашты.

Егетләр-кызлар анда төрле семинарларда катнашып, лекторларны тыңлап кына чикләнмәгән. Осталыкларын да күрсәтергә омтылган. Шундыйлардан Равил Талипов. Ул флейтада татар көйләрен бик яратып башкара.

“Иң мөһиме – Удмуртия ТИҮе яшь талантлар эзләүне дәвам итә. Киләсе елның март аенда яшь талантлар унбишенче тапкыр бәйгедә көч сынашачак”, диде Алия Абдуллина.

Балалар сәнгать мәктәпләрендә гомуми программадан тыш, бик теләп татар көйләрен үзләштерә. Эльвина Шәңгәрәева шундый балаларның берсе. Эльвинаның әтисе Рөстәм әфәнде үзе музыка белән шөгыльләнмәгән. Әмма кызының татар көйләренә тартылуыннан, ноталарны бик тиз отып алып, көйләрне тиз үзләштерүеннән шат. Эльвина бәйгеләрдә катнашып, дипломга да ия булган.

Равил Талипов флейтада уйный
Равил Талипов флейтада уйный
Розалия белән Аделина дуслар. Ижау шәһәренең 6 санлы сәнгать мәктәбендә музыка серләренә төшенәләр. “Кызлар көйләрне сайлап алуга бик җитди карыйлар. Татар музыкасын яратып башкаралар. Гомумән, 6 сәнгать мәктәбендә татар композиторлары әсәрләренә игътибар бар. Мәктәпкә йөрүче балаларның күпчелеге татар гаиләләреннән. Гаиләдә кызыксыну бар, шуңа балалар да бик теләп өйрәнә татар көйләрен”, диде музыка укытучысы Ольга Зайкова.

“Балалар үзара сөйләшкәндә дә күп вакытта музыка темасын күтәрә”, дип билгеләп үтте Розалиянең әнисе Светлана Насыйрова.

Шулай итеп, балалар татарлар тарихын да, телендә, татар музыкасын да сәнгать мәктәпләрендә үзләштерә башлый. Аларны лидерлар мәктәбендә ныгыта. Алар киләчәктә республиканың зыялы татарлары булыр дип ышанасы килә.
XS
SM
MD
LG