Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: “Русия – руслар өчен!” хәрәкәтендә татарлар да катнаша


"Безнең гәҗит"нең соңгы саны
"Безнең гәҗит"нең соңгы саны

Безнең гәҗитнең соңгы саны “Русия – руслар өчен!” хәрәкәтендә татарларның да булуы турында яза. Биредә шулай ук татарларның үзләренең татарча укытуга каршы булу очрагы да тасвирлана.


“Безнең гәҗит”нең соңгы санында журналист Эльвира Фатыйхова кич белән үзе шаһит булган бер очрак турында яза. Автор кичке уннарда шәһәр үзәгеннән кайта торган була. Тукталышка бер кызыл автобус килеп туктый. Аннан кулына сыра шешәсе тоткан яшь кенә егет алпан-тилпән чыгып: “Чуркалар! Русия - руслар өчен! Каян килдегез шунда китегез! Бу - безнең ил”, дип акырырга тотынды, дип яза автор. Егет әлеге сүзләрен автобус йөртүчесенә карата әйткән була икән.

Автобус йөртүче әлеге егеткә җавап кайтарырга дип, аның янына чыга. “Әмма шушы вакыйга көтелмәгән борылыш алды”, ди автор. Автобус йөртүчесе: “Мин килмешәк түгел, ә татар кешесе! Татарстан - татарлар өчен”, дип җавап кайтара егеткә.

Егет исә: “Гафу ит! Мин үзем дә - татар! Сине чурка дип уйлап ялгышканмын алайса”, дип гафу үтенгән икән. Аннары әлеге егет “Русия - руслар өчен” шигаре артыннан “Татарстан - татарлар өчен” дигән сүзләрне әйтеп кычкыруын дәвам итте дип, күргәнен тасвирлый автор.

Әбиләр оныклары белән урысча сөйләшә

Алга таба Эльвира Фатыйхова күптән түгел генә Балтач район үзәгендә татарларның татар мәктәбе ачтыруга каршы чыгулары турында яза. “Мондый парадокс безнең республикада гына мөмкин”, ди ул.

Сүзен дәвам итеп, безнең республика акчасына Мәскәүдән килеп, татарга каршы фильм төшерергә йөрүләре дә - шундый хикмәтләрнең берсе, дип яза Эльвира Фатыйхова. Рус егете белән татар кызының мәхәббәт бураннары турында булачак ул фильмның кем файдасына тәмамланачагы аңлашыла, ди автор.

Язмасын дәвам итеп, автор циркта күргән очракны тасвирлап китә. Биредә ул татар әбиләренең үзара матур итеп татарча сөйләшүләре, кечкенә оныкларына исә русча мөрәҗәгать итүләре турында яза.

Барлык партияләрнең идеологияләре бер

Эльвира Фатыйхова язмасында булачак сайлаулар мәсьәләсенә дә тукталып китә. Сайлау алды агитацияләре вакытында Жириновскийның чыгышларын телевизордан еш күрергә туры килде, ди ул. Партия башлыгының “Русия – руслар өчен” дип кычкыруы партиясеннән гайрәтне чигерде, ди Эльвира Фатыйхова.

Автор башка партияләр турында да әйтеп китә. Коммунистлар партиясенә тукталганда, үзәк комитет секретаре Сергей Обуховның русларны Конституциягә "дәүләт коручы халык" дип яздырырга теләвен, паспортларга милләтне теркәргә дигән тәкъдим белән чыгуларын искә төшерә автор.

ЛДПР белән Коммунистлар партиясенең аермасы калмады, ди ул. Кемне генә сайласаң да, милләтнең киләчәге юк – идеология бер үк, дип тәмамлый фикерен Эльвира Фатыйхова.

Ярдәм көтүчеләр Татарстанда да күп

Безнең гәҗитнең соңгы санында гыйбрәтле язмышлар турындагы мәкаләләр дә урын алган. Шуларның берсендә автор Динар Вәлиев остеохондрома авыруы нәтиҗәсендә аяклары йөрүдән туктаган журналист егет Айнур Галимов турында яза. Егетнең аяклары университетта бишенче курста укыганда 2009 елда йөрүдән туктый. Айнур операцияләр дә уза, әмма алар нәтиҗәсез була.

"Безнең гәҗит"нең соңгы саны
"Безнең гәҗит"нең соңгы саны
Айнур Мәскәүнең Блохин исемендәге онкология үзәгенә дә мөрәҗәгать итеп карый, әмма соңыннан аңарга операция ясарга ризалык бирелмәве турындагы хәбәр килә.

Мәскәү хастаханәләренең дә файдасы булмагач, дәваны Айнур чит илләрдән эзли башлый, дип яза автор. Егеткә Израильнең Тель-Авив шәһәреннән операция ясау ризалыгы турындагы хәбәр килә, әмма бөтен дәвалау эшләрен башкарып чыгар өчен 9 млн 32860 сум акча кирәк, дип яза автор язмасында.

Бүгенге көндә шул санның нибары 12%ы гына җыелган, ди Динар Вәлиев. Биредә ул егетнең “Шәһри Казан” газетында эшләвен, төрле сәхифәләр алып баруын да искә төшереп китә. Һәм язмасын тәмамлап, егеткә ярдәм кирәклеге турында әйтеп китә.
XS
SM
MD
LG