Accessibility links

Әл-Җәзирә инде Балканда да телевидение ачты


Катарның гарәп һәм инглиз телләрендәге дөньякүләм популяр әл-Җәзирә телевидениесе Балкан телләрендә тапшырулар башлады.

Катарда 1996 елда эшли башлаган әл-Җәзирә телевидениесе үзенең гарәп һәм инглиз телләрендәге тапшырулары белән дөнья медиа базарында көчле көндәшкә әверелеп, үзенә ныклы урын алып өлгерде. Тирәнтен тикшереп әзерләнгән тапшырулары һәм гарәп дөньясын эчке яктан нечкәлекләренә кадәр күрсәтүе белән танылган әл-Җәзирә инде Балканда да җирле телләрдә тапшырулар башлады.

Моңарчы әл-Җәзирә телевидениесе дөньяга инглиз һәм гарәп телләрендәге яңалыклары белән танылган булса, бу айда Балкан телләрендә дә сөйли башлады. Балкан телләрендә сөйләүче телевидениенең Босния-Һерцеговина башкаласы Сараевода урнашкан.

11 ноябрьдә эшли башлаган әл-Җәзирә Балкан элекке Югославиядә булган барлык илләргә тәүлегенә алты сәгать буе босняк, серб, хорват, монтенегро телләрендә тапшырулар алып бара һәм үзен Балкандагы бердәнбер “төбәк” телевидениесе буларак таныта.

Стиль һәм эчтәлек ягыннан бу телевидение әл-Җәзирәнең инглиз һәм гарәп телләрендәге тапшырулары кебек үк тулы һәм тирәнтен тикшереп эшләнгән програмнар чыгара һәм аларны әзерләгәндә төрле урыннардагы күпсанлы хәбәрчеләренә таяна.

Нефтькә бай Катар дәүләте финанслаган, йөзләрчә миллион долларлык бюджеты булган әл-Җәзирәнең тел үзенчәлекләре ягыннан катлаулы һәм күптәннән дәвам итүче киеренкелекләргә ия Балканны сайлавы күпләргә гаҗәп тоелырга мөмкин.

Әмма әл-Җәзирә Балканның баш мөхәррире Горан Милич төбәкнең акрынлап Европага интеграцияләнүе сәбәпле Балкан инвестицияләр ягыннан Катарның игътибарын күбрәк җәлеп итә бара ди.

Горан Милич
Горан Милич
“Без акрынлап Европа Берлегенә керә барабыз. Словения инде керде, Хорватия бусага төбенә җитте. Башкалар да шунда таба бара. Хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашы, эшмәкәрләр, акча һәм инвестицияләр нык артачак. Акча һәм инвестицияләр килү белән кешеләр дә киләчәк һәм бу хәл мәгълүмат ихтыяҗын тудырачак”, - ди Милич.

Әл-Җәзирә Балканга әле төбәктә бик сак игътибар белән генә карыйлар. Биредә гади халык киңкүләм мәгълүмат чараларына беренче чиратта дәүләт сәясәтчеләренең йомшак коралы итеп карый.

Әл-Җәзирә Балканны караучылар Босниянең бер популяр интернет форумында телевидениенең техник осталыгына соклану белдерү белән бергә төбәктәге хәлләрне аз яктыртып, халыкара, бигрәк тә Якын Көнчыгыш яңалыкларына зур урын бирүенә ризасызлык белдергәннәр.

Беренче көннәрдә Гарәп лигасында Сүрия турындагы дебатларны, Төркия корабының тотык итеп алынуын озын-озак итеп күрсәтү Балкандагы кайбер тамашачыларны алҗытты.

Форумга язучыларның берсе Балкан төбәгенең тематик тапшыруларда гына яктыртылуына, ә ул тапшыруларның 15 минут буе Әфганстандагы бомбалауларны, Нигерия, Таҗикъстан яңалыкларын күрсәткәннән соң гына чыгуына зарлана. Төбәк яңалыклары әл-Җәзирә Балканда юк, ди.

Шулай да Сараевода яшәүче телекоммуникация инженеры Дубравко Бобан әл-Җәзирә Балканга зур өметләр баглавын әйтә.

"Әл-Җәзирә Балкан өметләрне аклый. Минемчә, алар җирле телевидениеләрдән аермалы буларак профессиональ дәрәҗәдә эшләргә һәм тарафсыз булырга тиеш. Мин аларның халыкны агартуга зур игътибар бирүен телим. Яшь буынны өйрәтүен”, - ди Бобан.

Ике атна элек эшли башлаган Әл-Җәзирә Балкан төбәктәге киңкүләм мәгълүмат чаралары арасында акрынлап үз позицияләрен көчәйтә бара, Балкандагы террорчылык кебек кайнар темаларга тикшерүләр башлавын игълан итә.

Элекке журналист, хәзер Сараеводагы Медиацентр аналитик үзәген җитәкләүче Боро Контич әл-Җәзирә Балкан җирле киңкүләм мәгълүмат чараларыннан туйган, үз төбәкләренә дөнья медиасы күзлегеннән карарга теләүче тамашачылар өчен яңа альтернатива була ала ди.

Боро Контич
Боро Контич
“Башта ул бәлки тамашачылар өчен кызыклы булыр, чөнки алар җәмәгать телевидениесе дип аталса да, сәяси контрольдә булган җирле телевидениеләрдән арган булырга мөмкин. Шуңа күрә аларга төбәккә башка яктан карау кызык булырга мөмкин. Шул ук вакытта безнең халыкта “Могъҗиза дәвам итә, әмма өч көн генә” дигән әйтем бар”, - ди Котнич.

Балканнан тыш әл-Җәзирә инде Төркиядә дә бер телевидение каналын сатып алды. Кынчыгыш Африкада сваһили телендә телевидение ачарга әзерлек эшләре дә бара. Шулай ук Һиндстан һәм Үзәк Азиядә дә тапшырулар башларга ниятләре бар.
XS
SM
MD
LG