Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:48

Каһирәдә меңләгән кеше янә мәйданга чыкты


Мисыр башкаласында яңа каршылык чаралары башланды. Меңләгән кеше хәрбиләрнең тиз арада хакимияттән китүен, идарәне цивил хөкүмәткә тапшыруны таләп итте.

Кичә Югары хәрби шура яңа хакимият төзүне Камал әл-Ганзурига тапшырды. Ул 2012 елның июленә, яңа президент сайлауларына кадәр ил белән идарә итәргә тиеш. Ганзури инде 90-нчы еллар азагында Мисырда Хөсни Мөбәрәк президент булганда премьер-министр вазифасын башкарган иде.

Яңа каршылык акцияләрен оештыручылар хакимиятне Мөбәрәк режимы белән бәйле булмаган кешегә бирергә кирәк диде.

Каһирәдә бер атнага якын барган бәрелешләрдә 40-ка якын кеше һәлак булды. Мөбәрәк урынына килгән хәрбиләр кан коеш өчен җаваплы кешеләр мәхкәмә алдына басачак дип ышандырды.

28 ноябрьгә Мисырда парламент сайлаулары каралган, сайлау күчерелә дигән мәгълүматлар әлегә расланмады.

XS
SM
MD
LG