Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда “Бердәм Русия” өчен кодалыйлар


Хакимият фиркасен искә төшереп торган плакатлар, элмә язулар саны чиктән ашты.
Хакимият фиркасен искә төшереп торган плакатлар, элмә язулар саны чиктән ашты.

Башкортстанда Русия Дәүләт думасына 4 декабрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлекнең иң кызган чагы. “Бердәм Русия” фиркасе әгъзалары өчен бу юлы да иң күп тавыш җыелыр кебек.


Башкортстанда элек-электән хакимият фиркасе өчен һәртөрле сайлауларда 80-90% тавыш җыелды дип әйтелә килде. Әлбәттә, бу саннарның дөреслегенә шикләнүчеләр дә күп. Шулай да киң җәмәгатьчелеккә нәтиҗә менә гел шулай җиткерелә. Әле Русия Дәүләт думасына сайлаулар да хакимияттәгеләр өчен шома гына үтәр кебек. Районнардагы җирле түрәләрнең һәммәсе дә диярлек “Бердәм Русия” фиркасе әгъзалары. Шулай булгач, алар халыкны башка фирка өчен тавыш бирергә үгетләмәс инде.

Кайбер районнардан алынган хәбәрләргә күрә, андагы хакимият башлыклары сайлау урыннарында эшләүчеләргә “Бердәм Русия” өчен тавыш бирергә өнди. Мисал өчен, Кушнаренко районында да шундый күренешләр ешайган. “Әмма халык андый чараларга бик теләп йөрми. 26 ноябрь көнне Кушнаренко районы үзәгендә митинг була. Анда килүчеләр район хакимен эшеннән алуны таләп итәчәк”, ди андагы җәмәгать эшлеклесе, татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илфир Гәрәев.

Бу көннәрдә Нефтекама шәһәреннән дә кызыклы хәбәрләр алына. Анда да халыкны “Бердәм Русия” фиркасе әгъзалары өчен тавыш бирергә кодалыйлар икән. Бу эштә шәһәр хакимияте башлыгы Громов әфәнденең дә тырышлыгы искә алына. Танылган җәмәгать эшлеклесе Эдвард Мурзин әйтүенчә, ул чыгарган “Вечерний Нефтекамск” гәзитенең соңгы ике саны данәләрен таратучыларны полиция хезмәткәрләре кулга алган.

Эдвард Мурзин
Эдвард Мурзин
“Гәзитләрдә урындагы җитәкчеләр белән хокук саклау оешмаларының коррупция гамәлләре чагылыш тапкан иде, шул ошамаган зур түрәләргә, ди Эдвард Мурзин.

Аның фикеренчә, “Бердәм Русия” фиркасе өчен тавыш бирергә үгетләүләр Нефтекама шәһәрендә дә бик һөҗүмчән бара. “Әмма халык бу фирканең буш вәгъдәләреннән гарык булган һәм илдә башкарылган һәр игелекле эштә фәкать “Бердәм Русия”не генә купырайтып күрсәтүгә нәфрәт белән генә карый. Кыскасы, “Бердәм Русия”нең эшләре шәптән түгел”, ди Эдвард Мурзин.

Кайбер мәгълүмат чараларында чыга башлаган хәбәрләргә күрә, Башкортстан рәсми хакимиятләре Дәүләт думасына сайлауларга әзерлек уңаеннан районнарга “дөрес күрсәтмәләр” дә җиткергән. Имеш, аларда “Бердәм Русия” өчен күп тавыш бирелсә, федераль үзәктән Башкортстанга акчалар да күбрәк бүленәчәк икән. Бу хакта “Газета.ру” интернет газетасы һәм башка электрон мәгълүмат чаралары да бәян итә. Әмма республика президенты хакимиятеннән бу хәбәрләрне кире кагалар.

Шул ук вакытта Уфада хакимият фиркасен искә төшереп торган плакатлар, элмә язулар саны чиктән ашты. Аларның байтагында президент Рөстәм Хәмитов елмаеп тора һәм “Работать для людей”, ягъни “Кешеләр өчен эшләргә” дип язылган.

Республикада хәзер сайлаулар алдыннан чит илләрдән килгән күзәтүчеләр дә эшли. Рәсми түрәләр әйтүенчә, аларга һәммә шартлар тудырыла. Шулай да Бөекбритания белән Литвадан килгән ике күзәтүчегә бәйле 23 ноябрь көнне булган ыгы-зыгы турында бәян ителде. Алар Белорет районындагы Межгорье дигән ябык шәһәрдәге сайлау бүлеге эше белән танышмакчы булган. Әмма хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре бу шәһәргә керү өчен махсус рөхсәт алу кирәк дигән сылтау белән күзәтүчеләрне анда үткәрмәгән.
XS
SM
MD
LG