Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татарлыкны ничек сакларга?


Казан шурасы утырышларына татарның милли тормышына битараф булмаган һәркем килә ала
Казан шурасы утырышларына татарның милли тормышына битараф булмаган һәркем килә ала

23 ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге шурасының утырышы узды. Билгеле сәясәтчеләр, депутатлар, милли оешма вәкилләре катнашында үткән сөйләшү шәһәр шартларында милләтне саклау турындагы кискен бәхәс белән башланып китте.


Татарның чишмә башы авылда, диләр. Авыл бетсә, милләт тә бетә дип санала. Әмма хәзер авылда яшәүчеләр 20-30%ка калып бара. Әле шул 20-30%ның татар милләтеннән булганы тагы да азрак. Шулай да шәһәр татарлары ишәя. Авылга гына карап торсаң, милләт тиз арада юкка чыгарга мөмкин.

Ләкин иң хикмәтлесе – зур шәһәрләр. 1150000 кеше яшәгән Казанда ярты миллионга якын татар гомер итә. Ул бит бөтен дөньяга сибелгән татарларның тарихи мәркәзе.

Биредә президент, хөкүмәт, депутатлар яши һәм эшли. Урта һәм югары уку йортлары, татар театрлары, милли рәссамнар, музыкантлар, язучылар, газет-журналлар, гыйльми үзәкләр, нәшриятлар, радио, телевидение – барысы да монда. Бөтен дөнья татарларының корылтайлары монда үтә, дөнья һәм Русия татарларының идарәсе дә Казанда.

Мең ел элек төзелә башлаган Казан, XVI гасырда нигездә татарлар гына яшәгән шәһәр булган. Монда һәр таш, һәр калкулык, Кабан күле, Идел ярлары татар тарихын хәтерли. Казандагы музейларны һәм китапханәләрне карап чыксаң да, татар булып үсәсең, радио-телевидение тамашалары, спектакльләре дә миллилекне көчәйтә.

Һәм менә шушы шартларда Казанның милли йөзе нинди соң? Татарстан мәркәзенә килүчеләр еш кына күпчелекнең урысча сөйләшүенә шакката. Урамнарда да татарча язмаларны сирәк күрәсең. Кешеләр белән очрашканда хәтта саф татар гаиләсендә үскән баланың туган телен белмәү очраклары һич сенсация түгел. Ә бит кешеләр Казанны татар оҗмахы, идеаль бер милли йорт дип күзаллый.

Бу катлаулы һәм четерекле проблеманы берьюлы хәл итеп булмас. Әмма аның бер генә ягына күз салыйк. Казан татарларының оешмасы бармы? 4-5 йөз мең татарның милли һәм мәхәллә тормышын оештыруга нинди игътибар бирелә?

Күпләр шул ул ук Бөтендөнья татар конгрессы, шул ук президент һәм хөкүмәт, фәннәр академиясе, мәгариф, мәдәният министрлыкларын искә төшерер: барысы да Казан татарлары өчен ич! Бу чыннан да шулай, ләкин барыбер һәр районның татар оешмасы, ә Казанның татар шурасы булырга тиеш.

Фәндәс Сафиуллин (уртада)
Фәндәс Сафиуллин (уртада)
Һәм мондый оешма – татар конгрессының Казан шурасы 1992 елдан бирле бар. Татар конгрессының һәрбер корылтае алдыннан Казаннан делегатлар сайлана. Әмма бу иҗтимагый оешма баштарак “идән астыннан” чыга алмады. Дөресрәге, ул бөтендөнья татар форумнары, президентлар, хөкүмәт әгъзалары, академиклар күләгәсендә тыйнак кына җан асрады. Казан шурасын танырга теләүчеләр, аңа аерым статус, эш урыны бирергә ризалашучылар булмады һәм хәзер дә алар сирәк очрый.

Бәс, шулай булгач, Казан шурасына сайланган элекке мөхтәрәм зыялылар ярдәм көтеп йөреп, бу эштән ваз кичте. Бары тик соңгы елларда гына Казан шурасы җитәкчесе итеп, Татарстан дәүләт шурасы депутаты “Булгар-синтез” компаниясе башлыгы, билгеле химаяче Фәрит Мифтахов сайлангач кына, Казан шурасы җанлана башлады.

Дөрес, ул хәзер дә элеккечә тыйнак: зур мөнбәрләргә, президиумнарга үрмәләми. Ләкин ул Казанның төрле районнардагы мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә кызыклы очрашулар, милли җәмәгатьчелек җыеннарын үткәрә. Гадәттә аның җыелышларына зур түрәләр, рәсми затлар килми, ләкин шәһәрдәге милли тормыш белән кызыксынучылар һәрвакыт Казан шурасы утырышларына йөри.

Быел Казан шурасы үзенең утырышларын шәһәрнең районнарында, мәдәният үзәкләрендә үткәрде. Мәскәү һәм Киров, Яңа Савин, Совет районнарында үткән очрашуларда сүз шушы мәхәлләләрнең казанышлары һәм проблемалары турында барды.

Фәрит Мифтахов
Фәрит Мифтахов
Үткән чәршәмбедә узган җыелыш Вахитов һәм Идел буе районнары тормышына багышланды. Дәүләт шурасының комитет рәисе Разил Вәлиев бу утырышка Фәрит Мифтахов чакыруы белән килеп, тиз арада Мәскәүгә китү сәбәпле иң беренче булып чыгыш ясады.

Ул милли Казандагы милли мәдәният һәм милли мәгариф яшәешенә күзәтү ясады. Татарстан башкаласы өчен иң мөһим мәсьәләләргә игътибар юнәлтте.

Иң беренче чыгыш хисап доклады кебек кабул ителде. Бәлки шул сәбәптән, ә бәлки Дәүләт шурасының президиум әгъзасы булган Разил Вәлиевнең югары статусын күздә тотып, җыелышка килгән милли зыялылар докладчыга сораулар яудыра башлады.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Татарстанның милли телләр программасының үтәлеше турында кискен сораулар куйды. Җыелышка килгән мәктәп укытучылары да авыз йомып утырмады, сораулар биреп, үзләренең фикерләрен әйтеп, Казан шурасының бу җыенын кайнар бәхәс үзәгенә әйләндерде.

Фәрит Мифтахов бу чыгышларны һәм сорауларны сабыр гына тыңлап, һәркемгә сүз әйтү мөмкинлеген бирде. Шулай итеп, Разил Вәлиев чыгышы һәм аңа бирелгән сораулар 40-50 минут дәвам итте. Милли хәрәкәт вәкилләре сызлаган урыннарын, борчыган сорауларын шунда белдереп өлгерде.

Казандагы хәлләр һәм республикадагы вазгыятьнең шактый борчулы булуы ачыклана төште. Сорауларга җавап биргәндә, Разил Вәлиев мәгариф мәсьәләсенең гади булмавына игътибар итте.

Милләт турында сөйләгәндә, һич кенә шәһәрдә тоткарланып булмый, барыбер авылга чыгып кителә. Бу юлы да шулай булды. Авыл мәктәпләре, авыл клубларының ни хәлдә торуы, аларга нинди ярдәм булачагы шунда ишетелде.

Ләкин барыбер Казан шурасы үз мәсләгеннән тайпылмады. Вахитов һәм Идел буе районнарының берләштерелгән башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Алсу Шәрипова шушы ике райондагы милли мәгарифнең торышы турындагы җентекле доклад ясады, андагы саннар, күпме сыйныф, ничә мәктәп, күпме укытучы, нинди чаралар үтүе шура әгъзалар өчен өр-яңа мәгълүмат иде.

Гөлназ Исмәгыйлева
Гөлназ Исмәгыйлева
“Юк”, “сүнде”, “ябылды” дигән сүзләргә күнеккән кешеләргә “бар”, “ачылды” дигән сүзләр ишетү сәер булып тоелгандыр. Казан шәһәренең 1нче гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева, Технология университеты укытучысы Зилә Маһиярова, Төзелеш академиясе профессоры, “Фән һәм тел” журналының баш мөхәррире Рәшит Шакирҗанов һәм башкалар әйткән фикер һәм мәгълүмат шәһәрдәге милли тормышның чыннан да булуын һәм аны кемнәрнең тартып баруын ачып салды.

Шулай итеп, Казан шурасы агымдагы эшләргә анализ бирде, киләсе еллык эш планын карап, аңа өстәмәләр ясады. Бу кызыклы һәм катлаулы фикерләр, мәгълүмат аерым тапшыруга лаек. Һәм якын киләчәктәге түгәрәк өстәлләрнең берсе нәкъ шушы мәсьәләгә багышланачак.

Казан шурасы утырышында чыгыш ясаучыларның тагы берсе, элекке депутат, кайнар бәхәсче һәм тәнкыйтьче Фәндәс Сафиуллин иде. Шәһәр хакимияте башкарма комитетының милли бүлеге вәкиле Гөлназ Исмәгыйлева 1 миллионлык Казан җитәкчелегенең бу оешмага мөнәсәбәтен белдерде. Ул Казан шурасы рәисе Фәрит Мифтаховка хакимиятнең милли бүлеге мөдире Ирек Арсланов имзалаган рәхмәт хатын тапшырды.

Киләсе елда Казанда Бөтендөнья татар конгрессы җыелачак, универсиадага әзерлек бара. Тикшерәсе һәм җиң сызганып эшлисе эшләр тагын да күбрәк булачак.
XS
SM
MD
LG