Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:42

Беларус хокук яклаучысына Мәскәүдә дә теләктәшлек белдерелә


Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы беларус хокук яклаучысы Алесь Беляцкины төрмәдән азат итәргә дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Мәскәү Мински мәхкәмәсе карары белән риза түгеллеген әйтте. Шул рәвешле шура әгъзалары халыкара кеше хокуклары оешмалары белән бер үк фикердә булуын белдерде.

Мәскәүнең кеше хокуклары шурасы бүгенге утырышта 13 декабрьдә Русия башлыгы белән булачак очрашуны да искә алды. Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы җитәкчесе Михаил Федотов белдергәнчә, Медведев белән очрашуның төп темасы экология проблемнары булачак. Шунда ук Магнитский эше дә кузгатылырга тиеш, президентка ЮКОС-ның икенче җинаять эше буенча ирекле тикшерү нәтиҗәләрен дә күрсәтергә телибез, ди Федотов.

XS
SM
MD
LG