Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:16

Казан һәм республиканың башка шәһәрләрен арбада йөрүче инвалидларга уңай итү өчен 2011 ел ахырына кадәр 700 миллион сумга якын акча бирелгән иде. Әлегә инвалидлар бернинди үзгәрешләр дә сизми.


Гадәттә, Мәскәүдән килгән һәм республика бюджетыннан бирелгән акчалар 31 декабрьгә кадәр тотылып бетәргә тиеш. Алар киләсе елга күчми һәм яна. Казанны һәм республиканың башка шәһәр һәм авылларын инвалидларга уңай итү - төрле биналарга пандуслар ясау, лифтлар кую, җәяүле сукмагының юл белән кисешкән урыннарын 4-5 сантиметр гына калдыру өчен быелга 700 миллион сумга якын акча бирелгән. Бу акчаларның инде биреләчәге тәгаен билгеле булгач, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин әлеге финансның яртысы Мәскәүдән һәм яртысы республика казнасыннан булачак дип белдергән иде.

“Киртәләрсез шәһәр” инициатив төркеме координаторы Искәндәр Ясәвиев исә, ел тәмамланырга бер ай гына калып бара, әмма Казанда үзгәрешләр сизелми, ди.

“Бик зур акчалар бу. Мохит ничек үзгәрер, бу да зур сорау тудыра. Без арбада йөрүчеләрне беләбез, әмма алар бернинди үзгәрешләр тоймауны әйтә”, дип белдерде Ясәвиев.

2011 елның гыйнвар аенда ук Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгында инвалидларга караган эшләр белән шөгыльләнүче департамент башлыгы Григорий Лекарев быел Русиянең бары тик өч төбәгенә генә: Татарстанга һәм Тверь белән Сарытау өлкәләренә сынап карау, ягъни пилот проект буларак, “Каршылыксыз мохит” тудыру өчен акча биреләчәген белдергән иде. Өч төбәккә бергә 1,5 миллиард сум бүленәчәге дә әйтелде.

Тверь белән Сарытау акчаны тулысынча алырга кыенсынган

Татарстан башкаласында Мәскәүдән бирелә торган финанслар белән бәйләнештәге оешмада эшләүче исемен белдерергә теләмәгән бер хезмәткәр, бу акчаларның вакытында түгел, ә күпкә соңарып, көз башында гына килүе турында әйтә.

Тверь белән Сарытау бирелгән акчаларны тотып бетерә алмабыз дип белдергән һәм бер өлешен генә алган. “Ә безнекеләр ничек тотылыр, файдага китәрме, эшләп бетереп булырмы – ул якларын уйлап тормады, тулысынча алды”, ди әлеге хезмәткәр.

Акчаларның инвалидларга файдага тотылуына Искәндәр Ясәвиев тә шик белдерә.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

“Әлеге програм “Каршылыксыз мохит” дип атала. Аңа федераль һәм республика акчалары да бирелгән. Рәсми сәхифәләрнең берсендә бу програм нигезендә башкарасы эшләр һәм аларның бәяләре күрсәтелгән. 2011 елга 700 миллион сум бирелгән инде. Игътибарны җәлеп иткәне шул булды – анда җәяүле сукмакларын инвалидларга җайлаштыруга акча каралмаган. Сүз театрлар, хастаханәләр, спорт корылмаларын кулайлаштыру турында бара. Әгәр шәһәрдә юллар, чатлар, сукмаклар инвалидларга җайлаштырылмаса – ул корылмаларга ничек барып җитәргә соң дигән сорау туа. Инвалидларның бик азының гына машиналары бар. Анда бик зур сумнар корылмаларны паспортлаштыруга салынган.Тагын күп кенә акчалар турыдан-туры инвалидларның яшәү шартын җайлауга мөнәсәбәте булмаган эшләр өчен бирелә”, дип белдерде Ясәвиев.

Социаль яклау министрлыгы аңлатмалардан кача

Татарстанның сәламәтлек саклау, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан әлеге програм турында әлегә бернинди аңлатмалар да алып булмады. Министрлыкның матбугат хезмәте башлыгы Рафаил Гиниятуллин узып баручы атна башында ниндидер бәйгегә йомгак ясаганга, пәнҗешәмбегә кадәр эшләренең бик тыгыз булуын белдерде. Пәнҗешәмбе шалтыратырга кушкан иде, әмма ул көнне дә, җомга да телефонын алмады.

Гадәттә Татарстандагы министрлыклардан берәр проблем турында аңлатма алырга теләсәң, алар аны башта суза һәм ахырда гомумән җавапсыз калдыра. Шулай да, без бу очракта министрлык “Азатлык” радиосы тыңлаучыларына аңлатмалар бирер дип өметләнәбез.

Гомумән, Татарстанда җавапсыз калдыру, йә булмаса татар мәкале белән әйткәндә, “балта сораганга шөшле тоттыру” гадәти күренеш.

Казан хакимияте мәсьәләне бөтенләй аңламый

Шәһәр үзәгендәге юлларны төзекләндерә башлагач “Киртәләрсез шәһәр” инициатив төркеме Казан мэры Илсур Метшинга хат юллаган иде. Анда Бутлеров, Мөштәри урамнарындагы кайбер урыннарда төзекләндерү эшләренең тәмамлануы, әмма инвалид арбалары белән үтә алмаслык бордюрлар куелуы турында әйтелгән.

Бу хатка Метшин үзе түгел, ә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов җавап биргән. Ясәвиев сүзләренчә, әлеге рәсми җавап хатын язучылар гомумән сүзнең нәрсә турында баруын да аңламаган.

“Без Бутлеров урамындагы проблемнар турында язган идек. Алар җавапларында Волков урамындагы хәлләр турында сөйләгән. Без пандуслар турында сүз алып барабыз, ә алар 5 сантиметрдан башланган пандуслар дип яза. Ул бит пандус түгел, ә түбәнәйтелгән бордюрлар. Бу җавапны язучылар мәсьәләнең асылын бөтенләй аңламаган”, ди Ясәвиев.

“Киртәләрсез шәһәр” Казан хакимиятенең эшнең асылына төшенмичә формаль җавап кына биреп утыруы турында күтәргәч, хөкүмәттән финансланучы “Татар-информ” тиз генә җавап мәкаләсе дә бастырды.

Анда сүз Бутлеров, Мөштәри һәм Айвазовский урамнарындагы юлларны, җәяүле сукмакларын инвалидларга кулай итү эшләре 2012 елның май аенда төгәлләнәчәге турында бара. “Киртәләрсез шәһәр” төзекләндерелгән юлларда инвалидлар үтә алмаслык 16-25 сантимер биеклегендәге бордюрлар куелган дип чаң суккан иде.

Юл төзүчеләр дә булмастайны вәгъдә итә

Шәһәрнең юллар төзү бүлеге баш белгече Георгий Петров “Татар-информ”га әле башкарасы эшләрнең ахырына кадәр төгәлләнмәвен белдереп, “асфальтның өске катламын җәю планлаштырыла, аннан соң биек бордюрлар түбәнәеп калачак” дип ышандыра.

Ясәвиев әлеге вәгъдәләрнең тормышка ашырылмастайлыгы көн кебек ачык дигән фикердә. “Мисал өчен, хәзер бордюрның биеклеге 16 сантиметр, кайбер урыннарда ул 25 сантиметр, инвалидлар үтеп йөри алырлык итеп аны 4 сантиметрга калдыру өчен беләсезме күпме асфальт салырга кирәк. Белгеч биргән җавап каршылык тудыра. Без бу эшләрне контрольдә тотачакбыз. Әгәр үзгәрешләр булмаса, бу проблемга тагын игътибарны җәлеп итәчәкбез, чөнки шәһәр хакимияте хәлне үзгәртми диярлек”, ди Ясәвиев.

Ул инвалидлар өчен дип махсус бирелгән акчаларның да, бу акчаларга эшләүче ширкәтләрнең дә контрольдә булмаганлыгына аптырый.

Министр Айрат Шәфигуллин сентябрь ахырында “Каршылыксыз мохит” програмын тормышка ашыра башлау турында белдереп, “башкарылган эшләрнең сыйфатын инвалидлар үзләре бәяләячәк” дигән иде. Министр сүзләренчә, булачак үзгәрешләргә тәкъдимнәрне дә иҗтимагый оешма вәкилләре - инвалидлар керткән. Тик ел бетәргә бер ай гына вакыт калып бара, әмма инвалидлар Казанда әлегә бернинди кулайлыклар да тоймый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG