Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның билгеле имамы каршылык белдерүчеләргә теләктәшлек белдерде


Мисыр сөнниләренең хөрмәткә ия имамы, Әл-Әзхәр университеты башлыгы Таһрир мәйданындагы халыкка теләктәшлеген җиткерде. Ул аларга уңышлар теләде.

Имамның ярдәмчесе Каһирәдәге каршылык белдерүчеләргә, имам шәех Әхмәт әл-Таип меңләгән кешенең җиңүе өчен дога кыла дип әйтте.

Әлегрәк илнең билгеле дин әһелләре мондый чыгышлар ясамаган. Каһирәдә дәрәҗәле дини университет башлыгы гадәттә президент тарафыннан куела һәм ул хакимияткә каршы фикерләр белдерми иде.
XS
SM
MD
LG