Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауда административ ресурс ризасызлык уята


Думага сайлау көне якынлашканда хакимиятне административ ресурсны куллануда, канун бозуда гаепләүләр арта бара.

Хакимият фиркасе 4 декабрьдәге дума сайлавында парламенттагы конституцион күпчелеген саклап калырга җыенуын белдерсә дә, җомга көнне игълан ителгән фикер белешү нәтиҗәләре Бердәм Русиянең халык арасында ул кадәр үк популяр булмавын күрсәтә. Левада фикер белешү үзәге илнең 45 төбәгендә үткәргән тикшеренүләргә таянып, әгәр дә сайлау бу якшәмбедә узса, сайлаучыларның 53 проценты Бердәм Русия өчен тавыш бирер иде дип белдерде.

Хакимият фиркасенең рейтингы башка фиркаләрнекеннән күпкә югарырак булса да, Думада башкалар белән исәпләшми генә карар чыгару өчен җитәрлек дәрәҗәдә түгел икән. Шул ук фикер белешү нәтиҗәләре коммунитсларны яклаучларның 20 процент, ЛДПР тарафдарларының 12 процент, “Гадел Русия”гә тавыш бирергә җыенучыларның 9 процент булуын күрсәтә.

Әмма әле сайлауга кадәр бер атнадан аз гына артыграк вакыт калып бара. Сайлау алды көрәшендә интернетның әһәмияте артканнан арта.

​Бердәм Русиягә карата бюджет хезмәткәрләрен хакимият фиркасенең җиңүе өчен эшләргә мәҗбүр итү гаепләүләре сурәтендә Кубаньда түрәләрнең һәм депутатларның интернетта үгетләү эшләре белән бюджет акчасына шөгыльләнүе ачыланды.
Кубаньдә түрәләрнең һәм сайлау алды көрәшендә кайнаучыларның язышуы
Кубаньдә түрәләрнең һәм сайлау алды көрәшендә кайнаучыларның язышуы

“Новая газета” “Бердәм Русия фиркасе, Кубаньдәге киңкүләм мәгълүмат чаралары департаменты, интернетта көндәшләрне бер-беренә каршы котыртучылар һәм район түрәләре кергән бер челтәрне дәлилле рәвештә, исем фамилияләре белән фаш итүе турында яза.

Сайлау комиссиясе белән "Бердәм Русия" бергә эшли
Сайлау комиссиясе белән "Бердәм Русия" бергә эшли
Канун нигезендә сайлау комиссияләрендә һәм алардан 50 метрга кадәр арада үгетләү язмалары тыелса да, бер блогер Чуашстанның Яльчики районы китапханәсендәге сайлау бүлгесендә хакимият фиркасе үгетләүләренең мулдан булуын, ул гына да түгел, шунда ук “Бердәм Русия”нең кабул итү бүлмәсе эшләвен күрсәтүче фотоларны интернетка чыгарган.

Ростов өлкәсендәге Гуково шәһәренең 2240-нчы сайлау бүлгесе урнашкан мәдәният сараенда да коммунистлар фиркасенең җирле бүлеге башлыгы Геннадий Щербаков Бердәм Русиянең канунсыз рәвештә эшләүче сайлау алды идарәсен, өндәмәләрен һәм газетларын табуын белдерә.



Дума депутаты Геннадий Гудков исә парламенттагы чыгышында сайлау алдыннан хакимиятне административ ресурсны артык киң кулланып оппозицияне почмакка кысрыклауда гаепләде һәм килешмәүчеләрнең урамнарга чыгудан башка чарасы калмаячак дип янады.



Сайлау алдыннан хакимияттәге коррупция турында язган газет чыгарылышларының кулга алынуы, халыкара күзәтүчеләрнең сайлау бүлгесенә кертелмәве турында, административ ресурсның киң кулланылуы турында хәбәрләр Башкортстаннан да килә тора.
XS
SM
MD
LG