Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның үзәк өлешендә булган шартлауда корбаннар саны 15кә җитте


Беренче ике бомба иртә белән Багдад көнбатышындагы Абу-Грейбадан Фаллуджега бара торган юл чатында шартлап җиде кеше үлгән. Алар нигездә төзүчеләр булган. Дистәләрчәсе яраланган.

Тагын берничә сәгатьтән Багдадның сәүдә өлешендәге Баб-әл-Шарки районында бер-бер артлы өч шартлау булып сигез кеше һәлак булган, тагын 20се яраланган. Корбаннар һәм зыян күрүчләрнең күпчелеге сәүдәгәрләр һәм сатып алучылар.

2006-2007 еллар белән чагыштырганда Гыйракта көч куллану шактыйга кимегән, әмма шартлау һәм һөҗүмнәр бу илдә даими булып тора. Октябрь аенда теракт нәтиҗәсендә, 260лап кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG