Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак Сүриягә каршы чикләүләр кертүне мөмкин түгел дип саный


Һошияр Зебари
Һошияр Зебари
Гыйрак ике ил арасында коммерцияле элемтәләр булу һәм илдә күп кенә Гыйрак качаклары яшәү сәбәпле, Сүриягә икътисади чикләүләр кертүне мөмкин түгел дип саный.

Бу хакта бүген Гыйракның тышкы эшләр министры Һошияр Зебари Наджафеда узган матбугат очрашуында әйтте.

Әлегә исә Гыйракның Гарәп дәүләтләре лигасы тәкъдим иткән Сүриягә каршы чикләүләрне яклаудан баш тарту-тартмавы билгеле түгел. Сүриягә каршы чикләүләр кертүне бүген лигага кергән илләрнең финанс министрлары Каһирәдә тикшерә.

Гарәп дәүләтләре лигасының Сүрия җитәкчелегенә белдергән таләпләренең вакыты җомга көнне чыкты. Алар Сүриягә халыкара күзәтүчеләрне кертүне таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG