Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гадел сайлауларны яклап ике чара узды


Мәскәүдә гадел сайлауларны яклап ике чара узды. Аның берсе “Алма” фиркасе һәм “Демократик сайлау” хәрәкәте, ә икенчесе “Гадел Русия” һәм “Русия патриотлары” партиясе тарафыннан оештырылган. Баштарак бу оешмалар гомум митинг уздырырга уйлаган, әмма аннары бүленергә булган.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, “Гадел Русия” чарасында 500гә якын кеше катнашса, икенчесенә 400ләп кеше килгән.

4 декабрь Русиядә парламент сайлавы узачак. Кайбер Русия сәяси оешмаларны аны кануни түгел дип саный, чөнки юстиция министрлыгы элегрәк берничә оппозицион партияне теркәүдән баш тартты. Шуның нигезендә алар сайлау кампаниясендә катнаша алмады.
XS
SM
MD
LG