Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ун бала анасы Асия Даутова 80 яшен билгеләде


Асия апа Даутова
Асия апа Даутова

27 ноябрь – Әниләр көне буларак билгеләнә. Сакмар районы Татар Каргалы авылында яшәүче ун бала анасы Асия Даутовага бу көнне 80 яшь тулды.


Ун бала, егерме биш онык, унбиш оныкчык, килен-кияүләр – туган йортта берьюлы җитмешләп кеше җыелды.

“Ак чәчле, ак яулыклы, ак күңелле... Әнкәйләрне сагынуыбыз, яратуыбыз, көтүебез дә, мөгаен, бертөрлерәктер безнең. Әнкәй янында без барыбыз да сабыйга әйләнәбез. Әнкәй янында гына без җаныбызга тынгы табабыз, әнкәйнең догалары белән генә без бәхетле була алабыз”, дип сөйләде Асия апаның иң зур кызы Гөлфия Мөлекова.

Асия апа белән Әбүбәкер абый Даутовлар алты малай, дүрт кыз тәрбияләп үстергән. Әтиләре хәзер инде гүр иясе. Асия апаның балалары әниләренең туган көнен Коръән ашы белән билгеләп үтте.

”Тәрбияли алуыңа ышансаң, табасың. Мин дә бит кияүгә чыкканда, бу кадәр балам булыр дип уйламаган идем”, дип сөйләде күп балалы ана.

Әлбәттә, ун балалы әни булу җиңел булмый, өстәвенә, ул оныкларын да үстерергә ярдәм иткән. Хәтта Асия апаның кызы белән зур оныгы да бер сыйныфта укыган була.

Акыллы, тәртипле балалар үстерүче әнине хөкүмәт тә күп тапкыр медаль-орденнар белән бүләкләгән. Шулардан иң кыйммәтләре – III дәрәҗәдәге "Ана даны” орденнары. Хәзер Асия апа кызы Зөлфирә һәм оныклары карамагында яши.
Асия апаның балалары әниләренең туган көнен Коръән ашы белән билгеләп үтте
Асия апаның балалары әниләренең туган көнен Коръән ашы белән билгеләп үтте


XS
SM
MD
LG