Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тантауи: Мисырның хәрби хакимиятенә басым кабул ителмәслек хәл


Мөхәммәт Хөсәин Тантауи
Мөхәммәт Хөсәин Тантауи
Мисырны җитәкләүче Югары хәрби шура башлыгы Мөхәммәт Хөсәин Тантауи илдәге хәрби хакимияткә басым ясау кабул ителмәслек хәл диде һәм илдәге төп сәясәтчеләр Мөхәммәт әл-Барадай белән Амр Муссаны бу атнада яңа премьер-министр итеп билгеләнгән 78 яшьлек Камал әл-Ганзурига яклау күрсәтергә чакырды.

Бүген 24 яшьләр оешмасының вәкилләре хәрби хакимият үз вакәләтләрен әл-Барадай җитәкчелегендәге милли коткару хөкүмәтенә тапшырмый торып демонстрациячеләрнең Таһрир мәйданыннан китмәячәген белдерде.

Дүшәмбе көнне илдә парламент сайлавы башлана. Бу февраль аенда 30 еллап хакимияттә утырган Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәннән соң беренче сайлау булачак. Ул сайлауда Таһрир мәйданындагы соңгы протест чараларын хупламаучы исламчы «Мөселман кардәшләр» хәрәкәте күп тавыш җыяр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG