Accessibility links

Йәмәндә исламчы төркемнәр бәрелешендә 20 кеше һәлак булды


Бүген Йәмәннең төньягында бер-беренә каршы ике исламчы төркем арасындагы бәрелештә кимендә 20 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды. Бәрелеш Саада шәһәрендә булган.

Күзәтүчеләр Йәмәннең төньягында шыгыйлар белән сөнниләр арасында былтыр хөкүмәт көчләре белән бастырылган каршылык илдәге сәяси тотрыксызлык сүрәтендә яңадан кабынып китәргә мөмкин дип кисәтә.

Бүген шулай ук президент Гали Габдулла Салихның Согуд Гарәбстаныннан Йәмәнгә кайтуы мәгълүм булды. Узган чәршәмбе Салих мәхкәмә җаваплылыгына тартылмауга алмашка үз вазифаларын вице-президент Мансур Һадига тапшыру килешүен имзалады.

Башкала Санада протест чараларын инде 10 ай буе дәвам итүче оппозиция бу килешүне кабул итмәде. Алар 30 елдан артык хакимияттә булган Салихның мәхкәмәдә хөкем ителүен тели.
XS
SM
MD
LG