Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:51

Мәскәүдә таҗикларны депортацияләүгә каршы биш кеше тоткарланды


Мәскәүдә Русиядән таҗик мигрантларын депортацияләүгә каршы протест чарасында катнашкан биш кеше тоткарланган.

Аларның узган атнакич Мәскәүдәге Федераль миграция хезмәте бинасы каршында “Мин таҗик – мине депортацияләгез” исемле протест чарасында тоткарлануы хәбәр ителә.

Протестчыларның кайберләре Русиядә еш кына мигрантлар эшли торган эшләргә ишарәләп министрлык бинасы тәрәзәләрен юган булган, кайберләре урамны себергән.

Исемен атарга теләмәгән бер полиция хезмәткәре Интерфакска тоткарланган протестчыларның берсе дә таҗик булмавын, анархистлар хәрәкәте вәкилләре булуын әйткән.

Таҗикстанда ике урыс очучысының канун бозган өчен кырыс җәзага хөкем ителүенә җавап буларак бу айда Русия таҗик мигрантларын илдән чыгарып җибәрә башлады.

XS
SM
MD
LG