Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә сайлау нәтиҗәләре кичектерелде


Элекке мәгариф министры Алла Джиоева
Элекке мәгариф министры Алла Джиоева
Дүшәмбе, “Единство” хакимият фиркасе каршы якка шикаять бирү сәбәпле, Көньяк Осетиянең үзәк сайлау идарәсе тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен әйтүне кичектерде. Үзбилгеләнгән республиканың Югары мәхкәмәсе белдергәнчә, хакимият фиркасеннән килгән шикаятьне тикшерүгә бер тәүлек кирәк булачак.

Көньяк Осетиядә үткән президент сайлаулавының икенче турында әлегә иң күп тавыш элекке мәгариф министры Алла Джиоевада, ди республиканың үзәк сайлау комиссиясе. Барлык бюллетеньнәрнең яртысыннан артыгын санаганнан соң, күпчелек халыкның Джиоеваны сайлавы ачыкланган.

Ял көнне үткән сайлауда намзәт булып элекке мәгариф министры Алла Джиоева һәм төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Анатолий Бибилов катнашты. Беренче турда алар икесе дә 25 проценттан артык тавыш җыйган иде.
XS
SM
MD
LG