Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бубый мәктәбе: вәгъдәләрдә саклана – документта ябыла


Конференциядә чыгыш ясаучылар
Конференциядә чыгыш ясаучылар

Татар журналистлары тырышлыгы белән данлыклы Иж-Бубый авылы мәктәбе ябылудан саклап калынды. Татарстан Фәннәр академиясендә Бубый мәдрәсәсенең – 230, Габдулла Бубыйның тууына 140 ел уңаеннан фәнни җыен уздырылды.


Февраль аенда данлыклы Бубый авылы мәктәбе ябыла дигән фараз ишетелгәч, татар журналистлары Бубый авылына десант төшерде. Нәтиҗәдә, район хакимияте халык алдында мәктәпне япмаска вәгъдә бирде.

Әмма Татарстанның мәгариф министрлыгы 2013 елда мәктәпнең ябылачагын белдерде. 2013 елдан мәктәпнең бюджеты Әгерҗе районы җилкәсенә генә төшәчәк. Ә Әгерҗе районының мәктәп бюджетын булдырырга акчасы юк икән.

Әгерҗе районы башлыгы мәктәпне сакларга вәгъдә биргән

Шулай итеп, документларда Иж-Бубый мәктәбе 2013 елга кадәр генә эшләячәк. Аннан соң аны башка урыс мәктәбенә кушачаклар. Шулай да Бубый мәдрәсәсе һәм Габдулла Бубыйга багышланган конференциягә килгән мәктәп укытучылары Әгерҗе районы башлыгының мәктәпне бөтенләйгә калдырырга карар итүен сөйләде.

Сентябрь аенда Бубый мәдрәсәсенең 230 еллыгы уңаеннан авылда зур фәнни чара узган. Шул вакытта район җитәкчесе Иж-Бубый урта мәктәбен бөтенләйгә калдыру тәкъдимен конференция резолюциясенә керттергән. Ягъни җыелган авыл халкына мәктәпне япмаска вәгъдә биргән. Димәк, халык тавышы мәктәпне саклап калырга этәргеч биргән.

“Бубый мирасы” иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Рәиф Гәрәев конференциядә белдергәнчә, мәктәп эшен дәвам иттерә. Анда 92 бала белем ала. Укыту татар телендә алып барыла.

“Бубый мирасы” оешмасы яз аенда гына төзелгән. Аның максаты – Иж-Бубый авылындагы биналарны саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү. Бүген Иж-Бубый авылында бертуган мәгърифәтче Бубыйлар йорты, 1895 елда төзелгән тарихи мәчет һәм башка биналар сакланган. “Бубый мирасы” оешмасы авылда музей ачарга тели.

Бубыйда мәгарифне бетерү 1911 елда ук башлана

Иж-Бубый мәдрәсәсенең тарихы шактый зур һәм бай. Ул элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1781 елда оештырыла.

Башка татар мәдрәсәләре белән беррәттән, ул да XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында зур үзгәрешләр кичерә. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла.

Фәлсәфә, мантыйк, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла, уку елы ахырында имтиханнар уздырыла.

Укучылар Русиянең төрле почмакларыннан җыела. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала. Мәдрәсәдә һәр атнада әдәби, фәнни кичәләр уздырыла. Мәдрәсәнең бай китапханәсе, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы була. Иж-Бубый мәдрәсәсенең уңышларга ирешеп чәчәк ату елларында аның белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә.

Бу авылда Русиядәге мөселман хатын-кызлары өчен иң беренче уку йортларыннан булган кызлар мәдрәсәсе дә эшли. Ул Мөхлисә Бубый карамагында була.

Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган Иж-Бубый мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында Русия хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп яптырыла.

Җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына. Бу турыда Сарапул шәһәренең “Сарапул хәтере” проекты координаторы Татьяна Пеганова чыгыш ясады. Ул мәдрәсәне яптырган, туздырган патша жандармнары эшчәнлеген өйрәнгән.

“Бубый мәдрәсәләре мисалында татар мәктәпләре ачылырга тиеш”

Мәдрәсә һәм аның мөгаллиме Габдулла Бубыйга багышланган конференциядә тарих институты җитәкчесе урынбасары Фәрит Солтанов, галимнәр Рафилә Гыймазова, Раиф Мәрдәнов, Альта Мәхмүтева, Тәэминә Биктимерова, Марат Лотфуллин, Файзелхак Ислаев, Мәсгүт Гайнетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.

Мәрҗани исемендәге тарих институтының тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге хезмәткәре Марат Лотфуллин данлыклы мәдрәсәләр мисалында яшь буынны тәрбияләү, алдынгы мәктәпләр ачу фикерен әйтте.

“Милли мәктәп алдынгы технологияләр белән баетылырга, аның эчтәлеге милли булырга тиеш. Данлыклы мәдрәсәләребез мисалында яңа мәктәпләр ачарга кирәк. Конференция исеменнән мәгариф министрлыгына хат язарга тәкъдим итәм. “Киләчәк” мәгариф программасында яңа гимназия, интернатлар ачу каралган”, диде Марат Лотфуллин.

Камал театры Мөхлисә Бубый турында спектакль куя

9-10 декабрьдә Камал театры Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның сеңлесе, Үзәк Диния нәзарәтендә казый булып торган татар-мөселман хатыны Мөхлисә Бубый турында “Үлеп яратты” спектакленең премьерасын күрсәтә. 1937 елда 70 яшендә атып үтерелгән Мөхлисә Бубый турындагы әсәрне Ркаил Зәйдулла язып, режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәгә куя.

Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев
“Үлеп яратты”ның сәхнәгә куелуы юкка гына түгел. Бубый мәктәбен ябу турында сүз чыккач, Камал театры мәктәпне шефлыкка алу турында белдергән иде. Әмма бу уңайдан конкрет эшләр башкарылмады. Шулай да премьерадан соң Иж-Бубый авылына барып кайту планлаштырыла икән.

“Үлеп яратты” әсәрендә Мөхлисә Бубыйның репрессия корбаны булуы, иманны саклавы, сынмавы күрсәтелә. Монда чор фаҗигасы бирелә. Әсәр дини намус турында”, дип сөйләде Илгиз Зәйниев.

Шулай итеп, Иж-Бубый мәдрәсәсенә, авылына татар җәмәгатьчелегенең игътибары зур. Тарих институты бу турыда конференция үткәрде, ә Камал театры спектакль куя. Әлеге гамәлләр Бубый мәктәбен бөтенләйгә саклап калу ихтималын арттырыр дип ышанасы килә.
XS
SM
MD
LG