Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабер ташында - 11.11.11


Евгения Кочнева
Евгения Кочнева

Быел 11 ноябрь көнне меңнәрчә яшь парлар туй үткәреп, гаилә бәйрәмен тарихка кертеп калдырырга тырышты. Казанда исә бу көнне 24 яшьлек Женя исемле хатын Коры елга бистәсендәге каенлыкта асылынып үлгән. Ул нәкъ шушы көнне гомерен төгәлләү турында алдан уйлап куйган булган.


Шашты халык, шашты бөтен дөньясы: тылсымлы саннардан торган датаны көтеп, кемдер туй ясады, кайсылары бала тудыру йортына урын белешеп куйды, хәтта авырлы хатыннар көнен туры китереп бала тапмакчы булды, ил агаларының рәсми документларга кул куюны шушы көнгә туры китерергә маташуы да булды диләр, хәтта.

«Комсомольская правда» газеты хәбәр итүенчә, 24 яшьлек Женяның ире – татар егете Эдуард хатыны кунарга кайтмаган көнне үк чаң сугарга тотынган. Соңгы вакытта эшкә урнаша алмыйча интегеп йөргәнлектән кәефе кырылыбрак торган Женя иртән медицина полисы алырга дип чыгып киткән җиреннән өенә кире кайтмаган.

Полисын ала ул, әмма Коры елга бистәсендә үз йорты белән торып гомер итүче мәңге исерек әнисе янына кереп чыгу күңелдәге уйларын тагын да тирәнәйтеп, яраларын ачып җибәргәндер кыз баланың.

Газиз анасы исерек...

Балачагын йә балалар йортында, йә туганнарында торып уздырган Женя, үсеп аякка баскач, әнисенә сумка тутырып ризык ташый. Әлеге язмышның каһәрле көнендә дә күчтәнәч күтәреп килгән кызыннан 300 сум акча сорап, күңелне телгәли бит ана кеше.

Женя исә биргән ул акчаны әнисенә, ничек инде бирмәсен... Гәрчә акчаны махмырдан интеккән әнисе тагын баш төзәтергә тотасын, шул исерек рәхәтлегеннән инде һич тә айнымасын белсә дә.

Ире дә аңламаган

Ире Эдуард “Их, белгән булсам, сизгән булсам” дип ачыргалана: инде эш узган. Ә бит Женя бу эшенә күптәннән әзерләнеп йөргән, чарасызлыгының чиктән ашканын тирәсендәгеләрнең ник берсе сизсен.

Бары тик эш узгач, 24 яшьлек сау-таза тәннең инде үле гәүдәсе табылгач, алар барысы да вак-төяк кебек тоелган билгеләрне искә төшерә башлады. Юкса, дүшәмбе көнне үк Женя интернеттагы битенә “11.11.11. – кабер ташына язар өчен бигрәк матур дата” дип өстәп куйган булган.

Баксаң, ул үлеменең сценариен күптән әзерләп йөргән икән. Инде хатыны үлгәч кенә безнең ир дигәнебез дә хатынының инде беренче тапкыр гына үләргә җыенмавын искә төшерә: ел ярым элек каты гына ачуланышканнан соң, Женя “үзем дә үләм, баланы да алып китәм “ дип ачыргаланып дулаган булган. Ә Эдуард бу сүзләргә игътибар итмәгән. Хәер, төнге клубка җибәрмәгән өчен генә үлеп китмәс әле, дип уйлаган Эдуард ул чакта.

Яшь хатынның ап-ак туй күлмәге киясе килгәндер...

Үлемнең сәбәпләре, әлбәттә, тирәндәрәк, хисләрдә-уйларда булса кирәк. Ире һәм баласы белән каенанасының өендә яшәп тә, рәсми рәвештә хатын дип исәпләнмәгән, нигәдер ирен загска алып бара алмаган Женяның башында нинди генә фикерләр чуалмагандыр бит.

Хатындамы гаеп, әллә газиз баласының әнисен рәсми хатыны итеп танырга җыенмаган ир затындамы гаеп? Әлбәттә, машиналар, көнкүреш җиһазлары өчен кредитлар муенына бау булып чолганган ирнең дә гаебен аклап буладыр: кредит түлисе бар.

“Мин барыннан да туйдым...”

Женя югалгач та, Эдуард шундук полициягә мөрәҗәгать иткән. Икенче көнне үк Женя үзе иптәш кызының төшенә кереп, гәүдәсен каян эзлисен белдерткән: ул балачагында, кайгы-хәсрәтсез вакытта, шашып уйный торган каенлыкка китеп асылынган. Кесәсендәге язуы да йөрәкне телгәли: “Беркемне дә гаепли күрмәгез, мин барыннан да туйдым. Минем бер эшем дә барып чыкмый”.

Әйләнә-тирәбездәге күпме кешенең ”бер эше дә барып чыкмый”, күпме кеше “барысыннан да туйган”. Никадәр халыкның кулына тотып эшләрлек эше юк, балаларын ашатырга, мәктәпкә бирәсе “сәдакаларга” акчасы җитми, табипларның кесәсенә салырлык акчасы булмаганга, күп халык хастасына дәва таба алмыйча теге дөньяга китеп бара.

Ә Женя – 24 яшьлек сау-таза хатын нәни кызын, ирен шушы ачы дөнья хозурына ташлап калдырып, салкын җир куенына кереп ятуны кулайрак дип тапкан. Борчуларны, кыенлыкларны шул рәвешле җиңәрмен дип уйлаганмы ул? Батырлыкмы бу, әллә чарасызлыкмы?
XS
SM
MD
LG