Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:54

29 ноябрь көнне Әлмәттә казыят җыелышы үтә. Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов Әлмәт мөхтәсибе итеп сайлангач, бу чара әлеге төбәктә беренче зур җыелыш булып тора.


"Чарага Әлмәт, Зәй, Сарман, Азнакай һәм Мөслим районнарыннан барлыгы 150-ләп имам киләчәк", дип белдерде Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов. Аның сүзләренчә, имамнарның белемнәрен даими күтәреп тору әлеге җыелышта каралачак төп мәсьәлә булачак.

Татарстан мөселманнарының соңгы корылтаенда хәл ителгәнчә, алга таба республикада укуларны ике җирдә алып бару планлаштырылган. Чулман елгасының Казан ягындагы имамнарның укулары (курслары) Русия ислам институтында (элекке Русия ислам университеты) алып барылачак. Ә Чулман аръягындагыларны Чаллыдагы Ак мәчет мәдрәсәсенә җыярга ниятлиләр. Әлеге мәдрәсә каршында 10 еллап имамнарның белемен күтәрү институты эшләп килгән килүен, әмма ул даими рәвештә булмаган. Рәфыйк хәзрәт сүзләренчә, халыкка гына түгел, хәтта имамнарны да татарга хас дин юлына бастыру өчен күп эшләр башкарырга кирәк әле.

Үзебезнең юнәлешкә кайтару өчен тырышлык һәм сабырлык таләп ителә
“Иң төп басым үзебезнең татарча ислам юлына кайтаруга юнәлтеләчәк. Безнең Чулман аръягындагы гади халык кына түгел, хәтта бик күп имамнар да гарәпләрдән кергән юнәлештә белем алып, намазга шулай итеп басып өйрәнгән кешеләр. Кире үзебезнең юнәлешкә кайтару өчен бик зур тырышлык һәм сабырлык таләп ителә”, ди Рәфыйк хәзрәт.

Бүген Татарстан җитәкчелеге дә, Диния идарәсе дә Хәнәфи мәзһәбенә, ягъни борын-борыннан ата-бабалар тоткан дингә кайтырга кирәк дигән сәясәт алып бара. Бу юлны хуп күрмәгән дини җитәкчеләр алыштырылырга да мөмкин. Әмма икенче яктан караганда, “татарча ислам” Русия дәүләте басымы астында барлыкка килгән бер күренеш ул дип фикер белдерүчеләр дә бар. Ул дәүләт сәясәтенә тел-теш тидерми, күп очракта үзенең басымчаклыгы белән хакимияттәгеләр җырын җырлаучы булып тора.

Рәфыйк хәзрәт әйтүенчә, гарәп дөньясындагы, йә булмаса татарлар тоткан диннең – кайсының яхшырак икәнен аңлау өчен тарихка күз салырга кирәк.

“Мәсәлән, кайчандыр Испания хәлифәттә булган җир. Ул бер 500 ел чамасы элек христианнар тарафыннан яулап алынган. Бүгенге көндә кайда соң ул испан хәлифәте? Мөселманы да һәм дәүләте дә юк. Безнең татарлар һәм башкортлар ярты мең ел христианнар астында булып та, мәҗбүри чукындырылып та диннәренең сакланып калу тәҗрибәсе - татар дине нигезенең нык булуын күрсәтеп тора.

Татар дине нигезнең нык булуын күрсәтеп тора
Икенче яктан караганда, Лүбнән (Ливан) гарәпләренең бик күбе христиан. Мисырда хәйран гына коптлар бар. Гарәпләрнең үзләрендә христианнар бар. Әмма ярты мең ел чукындырылып та, татарлар арасында чукынганнар, урысча әйтсәк, мизер генә булуы безнең ата-бабаларыбыз тоткан диннең чын һәм ныклы нигезле икәнен күрсәтеп тора. Тарихи тәҗрибә менә шуны әйтә, ягъни шан (гарәп) җирләрендә күп кенә христианнар бар, испан җирләрендә мөселманнар юк. Мин безнең татар дине начар, чөнки ул урыс астында формалашкан дигән фикерләр белән килешмим. Әгәр ул шулай булса, татарлар күптән христиан диненә кергән булыр иде инде. Ә Испаниядәге гарәпләр хәзер дә мөселман булып бөтен Европаны исламга каратып торыр иде.

Хәзерге вакытта гарәпләрдә бер-берсе белән сугышып, кан коешып мөселман мөселманны үтереп ята. Нинди генә начар булмасын татарлардагы диндә бер-беребезне үтерү, соңгы вакыйгаларга кадәр, беркайчан да булмаган. Хәзер Татарстан һәм Башкортстанда да Чечня һәм Дагыстандагы кебек ясыйбыз дип әйтүчеләр бар. Интернетка керсәк, шул ук Кавказ хәрәкәтләрендәгеләр арасында да без Идел буен – Татарстанны, Башкортстанны үзебезгә кушабыз, дип фикер белдерүчеләр дә күренгәли. Чечняда һәм Дагыстанда дин яхшырак булгач, нигә анда мөселман бер-берсен үтереп ята соң? Безгә шундый дин кирәкме? Әллә безнең ата-бабаларыбыз тоткан һәм бер фикердә булып башка халыкларга ислам динен тараткан дин кирәкме? Мин һәрвакытта шулай мисал китерәм”, ди Рәфыйк хәзрәт.

Соңгы вакытта Русиянең кайбер басмалары мөфти булып Илдус хәзрәт Фәиз сайлангач бары Хәнәфи мәзһәбе нигезендә генә белем бирү башланган, шуңа күрә "кайберәүләр хәзер Согуд Гарәбстаны тәгълиматларын өйрәтү өчен яшерен мәдрәсәләрне куллана" дип язып чыкты. Дәүләт контролендәге диннең радикальләрнең артуына һәм алар киләчәктә каршылыклар китереп чыгарырга да мөмкин дигән фикер белдерүчеләр дә бар.

Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов Әлмәткә чакырылып анда мөхтәсиб булып сайлангач, ул яктларда яшәүче Рамазан Шәйхетдинов радиобызга яшьләрнең Җәмигъ мәчетеннән читләшүен дә сөйләгән иде. Рәфыйк хәзрәт исә диндәге төрле агымнарның кайберәүләргә сәяси уеннар өчен кулай булуын әйтә.

“Элек тә шундый әйбер бар иде, алар хөкүмәт структураларын, дәүләт эшлеклеләрен шул ук химаячеләрне “әгәр сез Хәнәфине генә хупласагыз, безгә яшьләргә һәм төрле төркемнәргә ирек бирмәсәгез, без хәзер мәчеткә йөрми башлыйбыз, аннан яшьләр урманга китәчәк һәм корал күтәрәчәк, дәүләт контроленнән чыгачак” дип куркыта иделәр. Мондый куркыту сәясәте әле дә бар.

Төрле хәрәкәтләр, төрле төркемнәр белән уйнау бара
Шуннан куркып кайбер түрәләр уен уйный, ягъни аларның күңелен дә күрергә тырыша. Сайлаулар һәм башка сәяси чаралар үтеп тору да моңа этәрә. “Дагыстанда чыктылар, без дә хәзер чыгачакбыз” дигән сымаграк куркыту да бар. Түрәгә аңа беренче чиратта тынычлык кирәк. Ул дөресме, түгелме башка ягын уйлап тормый, аңа тынычлык кирәк. Әмма киләчәктә шундый төрле хәрәкәтләрнең безнең халыкны, мәчетләребезне нәрсәгә этәрәчәген кайгыртмыйлар. Әнә шул сәбәпле әле дә шундый төркемнәр һәм төрле хәрәкәтләр белән уйнау бара. Хәнәфи мәзһәбен кертү һәм үзебезнең тарихи мирасыбызны саклауда дәүләт ягыннан турыдан-туры бер һәм каты фикер юк. Әнә шуңа күрә дә инде яшьләр арасында да төрле чолганышлар бара. Яшьләр үзләре яхшы алар, әмма аларны кулланалар”, ди Рәфыйк хәзрәт.

Куллануга килгәндә, Русия сәясәтчеләре илдәге ислам дине җитәкчеләрен үз файдасына, бу очракта “Бердәм Русия” фиркасенә тавыш бирдерү өчен һәм алда булачак президент сайлауда хәзерге хөкүмәт башлыгы Владимир Путинны сайлату өчен файдаланып калырга тырыша. Якшәмбе көнне “Бердәм Русия” корылтаенда Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә бар иде.

Рәфыйк хәзрәт дини җитәкчеләрнең “Бердәм Русия” чараларына йөрүен хупламый. 29 ноябрь көнне Әлмәттә үтәчәк казыят җыелышына алар шәһәр җитәкчеләрен дә чакырганнар. Әмма сайлау алды кыстауларына мөмкинлек бирелмәс дип әйтә. Дини җитәкчелекнең бары тик “Бердәм Русия” чараларына гына йөрүе башка фиркаләрне хуп күргән мөселманнарны санламау буларак кабул ителә, ди ул. Аның фикеренчә, ислам динендәгеләр үз фикерләрен сәясәткә катнашып түгел, ә сайлау булган көнне сайлау тартмаларына үзенең күңеленә хуш килгән намзәт янына салынган тамгалы кәгазьне төшереп кенә белдерергә тиеш.

Шулай да ул көндәлек тормыш мәшәкатьләрен җайлап җибәрү өчен, мисал өчен ут, су проблемнарын чишү, мәчет төзелешен хәл иткәндә хакимиятләр белән уртак тел табу кирәклеген дә әйтә.

Рәфыйк хәзрәтнең гаиләсе белән (аларның дүрт балалары да бар) Әлмәткә күчеп килүләренә җиде ай тулды. Шушы вакыт эчендә мәчеткә, мөхтәсибәткә ул килгәнче ярдәм кулы сузып торган химаячеләрнең берсе дә аяк атламаган. Халык арасында “бу хәзрәт китә, элекке хәзрәтләр барыбер кайтачак, алар белән араларны өзмәскә кирәк” дигән сүз дә таралган, ди Рәфыйк хәзрәт. Әмма ул үзенең Әлмәткә бик озакка килгәнен әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG