Accessibility links

Башкортстанда гаделсез сайлауга каршы чаралар үтте


"Яшь гвардияче"ләрне тоткарлау
"Яшь гвардияче"ләрне тоткарлау

Алда торган Русия дәүләт думасына сайлаулар уңаеннан Башкортстанда каршылык чаралары узды. Бу чараларда меңгә якын кеше катнашты.


26 ноябрь Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сарае янында урам җыены узды. Аны “Гадел Русия” һәм “Хак эш” ("Правое дело") фиркаләренең җирле бүлекчәләре оештырды. ”Гадел сайлаулар өчен!” баш астында үткән чарада меңгә якын кеше катнашты.

Шамил Габдрахманов
Шамил Габдрахманов
Чарада низаг та чыкты. Эш шунда, каршылык чарасына өч дистәгә якын “Яшь гвардия” хәрәкәтенең егет һәм кызлары да килгән иде. Аларның берничәсе һәм “Хак эш”нең җирле бүлекчәсе башы​ ​арасында башта кычкырыш булып алды. Тарткалаш Шамил Габдрахмановны тукмау белән тәмамланды. Чарада катнашучылар моның провокация булуыннан шикләнеп, низагка кушылмадылар. Полиция бер төркем “Яшь гвардияче”не тоткарлады, калганнары качып китте.

Әлеге хәлне төрле мәгълүмат чаралары төрлечә бәяли. Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов яклылар моның артында Рөстәм Хәмитов тора дип фаразлый. Имеш, кирәкмәгән фиркаләрне куркыту өчен махсус кушылган. Чөнки “Яшь гвардия” “Бердәм Русия” фиркасенә карый.

Рөстәм Хәмитов тарафдарлары, киресенчә, моны киеренкелекне арттырыр өчен элекке президент яклылар эшли дип фаразлый. Аңа караганда, бу “Бердәм Русия” исемлегендә беренче торган Рөстәм Хәмитовны авыр хәлгә кую өчен махсус эшләнә.



Кушнаренкода пикетны булдырмаска тырышканнар

Шул ук көнне Кушнаренкода да каршылык чарасы үтте. Аның төп максаты – гадел сайлаулар таләп итү, коммуналь түләүләрне киметү, хакимият җитәкчеләрен бушату иде. Чараның ничек узуы турында Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илфир Гәрәев шуларны сөйләде:

“Без урам җыенын шәһәр шурасы алдындагы мәйданда үткәрүне сораган идек. Вакыты җитәрәк аны стадионга күчергән булып чыктылар, имеш, мәйданда ярминкә үткәрелә. Без стадионга барып карадык. Анда кар тазартылмаган, машиналар белән керү мөмкинлеге юк иде. Шуңа без башта билгеләгән урында үткәрергә булдык. Ләкин ярминкәне тиешле вакытына да бетерми, аны һаман суздылар, берөзлексез музыка яңгырап торды. Моны район мәдәният бүлеге җитәкчеләре махсус оештырды. Чыгышлар музыка астында ишетелмәү сәбәпле, чараның бәясе төште. Ләкин резолюция кабул иттек һәм аны тарату белән шөгыльләнәбез. Бу хакимиятләрнең халыктан куркуы турында сөйли.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, чарага Уфадан да килгәннәр иде. Җирле телевидение җитәкчесе алардан интервью алды. Ә ул алучының бу эш белән шөгыльләнергә рөхсәте дә юк иде, ул гына да түгел, аңа җинаять эше кузгатылган. Каршылык чарасы тәмамлангач, хакимият бинасында ут бик озак янды. Безгә анда пикетны өзүчеләрнең бәйрәм итүләрен хәбәр иттеләр”.

Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары бар фиркагә дә каршы

27 ноябрь шул ук урында – башкаланың Нефтьчеләр мәдәнияте сарае янындагы мәйданда бертөркем башкорт җәмәгатьчелек оешмалары пикет үткәрде. Аларның төп таләбе – сайлауларда барлык фиркаләргә дә каршы тавыш бирү. Чараны “Күк бүре”, “Ак тамыр”, “Башкорт патриотлары” һәм башка оешмалар оештырды.

"Бер генә фирка дә республика мәнфәгатен якламый"
"Бер генә фирка дә республика мәнфәгатен якламый"



“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев Азатлыкка болай диде:

“Без алда торган Русия парламенты сайлаулары уңаеннан үзебезнең позициябезне белдерергә чыктык. Әлегә бер генә фирканең программасында да безнең мәнфәгатьләр күздә тотылмаган. Андый мәнфәгатьләр дип мин милли компонентны кайтару, ике яклы килешүгә ирешү һәм кеше хокуклары буенча халыкара кануннарның да эшләвен атар идем. Шуңа без барлык фиркаләргә дә каршы тавыш бирәчәкбез”.

“Рух” башкорт җәмәгатьчелек оешмалары берлеге әгъзасы Фәрваз Акимбәтов:

“Бүген бер генә фирка дә безнең республика мәнфәгатен якламый. Шуңа без алар белән риза түгел”, диде.

Башкорт иҗтимагый идарәсе әгъзасы Салават Мөлеков шулай диде:

“Безнең төп максат – сайлауларны ике турда үткәрүгә ирешү. Әгәр дә икенче тур булса, анда безнең мәнфәгатьләрне якларлык башка намзәтләр дә чыгар дип уйлыйм”.
XS
SM
MD
LG