Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Германия Сүриягә каршы чаралар күрергә чакыра


Кушма Штатлар һәм Германия кабаттан БМО-ның Иминлек шурасын Сүриягә каршы чаралар күрергә чакырды.

АКШ-ның БМО илчесе Сьюзан Райс белдерүенчә, халыкара җәмәгатьчелек Сүрия хакимиятенә карата кискен чаралар күрергә тиеш. Германия вәкиле Петер Витинг та шундый фикердә.

Элегрәк көнбатыш илләрнең Димәшккә каршы халыкара чикләү кертү ниятләренә Русия белән Кытай каршы төште. Алар оешманың Иминлек шурасында теге яки бу мәсьәләгә чикләү куя ала.

Дүшәмбе БМО-ның кеше хокуклары шурасы Сүрия хакимиятенең иминлек көчләрен кешелеккә каршы җинаятьләрдә – кан кою, тоткыннарны газаплау, балаларга карата көч куллану, көчләү гамәлләрендә гаепләде.

Берләшкән милләтләр оешмасының хисабы, җәмәгатьчелеккә, гарәп илләре лигасының Бәшәр Әсад режимына каршы икътисади чикләү карарыннан соң чыкты.
XS
SM
MD
LG