Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә президент сайлау кабат узачак


Алла Джиоева
Алла Джиоева
Көньяк Осетиядә кабаттан үтәчәк президент сайлавы 2012 елның 25 мартына билгеләнде. Анда Алла Джиоеева катнаша алмаячак, диде үзбилгеләнгән республиканың Югары мәхкәмәсе. Хөкемдар, яңа үткән президент сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел, дигән карарга килде.

Шул рәвешле “Единство” хакимият фиркасенең шикаяте канәгатьләндерелде. Алар сайлау вакытында канун бозылды дип белдергән иде.

Дүшәмбе республиканың үзәк сайлау комиссиясе якынча нәтиҗә ясап, оппозициядән хатын-кыз намзәт Алла Джиоеваның җиңүен әйтте. Хакимият фиркасе намзәте Анатолий Бибилов 16 процентка азрак тавыш җыйды.

Элегрәк Джиоева, үзәк сайлау комиссиясе сайлау нәтиҗәләрен дөрес дип тапмаса, тыныч каршылык чарасы оештырам дигән иде.

Хәбәрчебез белдергәнчә, мәхкәмә карары чыкканчы ук оппозиция митингка җыелды, алар Бибиловны җиңелүне танырга чакырды.
XS
SM
MD
LG