Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Думаның элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин, сайлауларда сәяси фиркаләрнең вәгъдәләренә түгел, моннан алда башкарган гамәлләренә карап тавыш бирергә кирәк, дип саный.


Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга дүрт көн калып барганда Татарстанда әлеге чарага хәзерлек тулы көченә дәвам итә. Сәяси фиркаләр Каф таулары кадәр вәгъдәләр өләшсә дә, алар арасында төгәл генә Татарстан, татар мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлылары күзгә чалынмый, колакка ишетелми.

Фәндәс әфәнде, әңгәмәбезне моңарчы сайланган депутатларның башкарган гамәлләренә бәя бирүдән башлыйсы килә. Думага сайланган Татарстан депутатлары нинди эшләр башкарды?

– Минем башта икенче бер сорауга җавап биреп китәсем килә. Кайбер кешеләрдә, сайлауга барыргамы-юкмы икән, дигән сорау туарга мөмкин. Мин исә, һичшиксез сайлауларда катнашырга кирәк, дип әйтер идем.

Сайлауда катнашмау мөмкин түгел. Теләмәсәң дә, сайлауга бармасаң да. Ә тавыш бирүгә катнашмау мөмкин. Сайлауга бармау, сайлауга катнашмау дигән сүз түгел. Син үзеңнең бармавың белән йә кемгәдер юл ачасың, яисә киресенчә кемгә дә булса комачаулыйсың.

Фәндәс Сафиуллин

Фәндәс Сафиуллин

​Төп сорауга килгәндә, минемчә, сайлауга катнашачак җиде партиянең сайлау вәгъдәләренә, программаларына карап хәл итәргә кирәк түгел. Сайлау вәгъдәләре һәрвакыт күп була, ләкин аларның гамәлләренә карау кирәк.

Үткән өч чакырылышта “Бердәм Русия” партиясе вәкиле булып Думага сайланган Татарстан депутатлары нинди эшләр башкарды соң? Бергәләп карап үтик.

Әлеге фирканең Татарстанга каршы эшләгән беренче эше татар халкының үз ана теленә хуҗа булу хокукын тартып алуда булды. Хәзерге вакытта татар халкы үзе теләгәнчә үз әлифбасының хәрефләрен үзгәртә алмый.

Ул вакытта Дәүләт думасында Татарстан депутатлары бу канунга каршы бернинди фикер дә белдермәдемени?

– Ул вакытта Фәндәс Сафиуллин дигән бер депутат аерым бер доклад белән чыгыш ясап, сәгать ярым вакыт бу канунга каршы торды. Бердәнбер депутат булды. Ә калган тугыз депутат берни дә эшләмәде.

Киресенчә, 3 депутат бу канунны язу авторлары да булды. Боларның берсе Сергей Шашурин, Александр Салий һәм хәзер инде мәрхүм булган Сәлимхан Әхмәтханов иде. “Бердәм Русия”нең бу беренче гамәле булды.

Аннан соң 2007 елда дүртенче чакырылышта иртәгә яңа сайлау дигән көнне, 309 санлы канун кабул ителде. Бу канунны һәркем белә, мәктәп уку стандартларына үзгәрешләр кертү турындагы канун. Бу канунны кабул иткәндә Татарстан депутатлары барысы да шуны яклап чыкты.

Өченче гамәлгә килгәндә исә, менә шушы чакырылыш депутатлары арасында республикаларда президентлар булырга тиеш түгел дигән канун кабул ителде. Татарстаннан сайланган “Бердәм Русия” фиркасе депутатлары монысында да 100% яклап тавыш бирде.

Хәзер инде Татарстан язмышына кагыла торган бердәнбер канун кабул ителәсе калды, ул да булса Татарстанны бер губернага әйләндерү кануны.

Шушы 309нчы канун аркасында татар мәктәпләре бетүгә таба бара. 2 ел эчендә бездә 350ләп татар мәктәбе ябылды инде. Мәктәпләр бетә икән, бер-ике буын эчендә милләт тә бетәчәк.

Татарстандагы радио-телевидениедә барган дебатларда гадәттә күп кенә вәгъдәләр өләшенсә дә, Татарстан, татар халкы өчен эшләнәчәк эшләр турында никтер сөйләнми. Бу хәлне ничек аңларга була?

– Бәлки аерым Татарстан, татар халкы турында гына вәгъдә кирәк тә түгелдер. Әмма Русия күп милләтле дәүләт икән, Русиянең бөтен халыкларын бердәм рәвештә яклау турында вәгъдәләр булса иде.

Кызганыч, сайлауга катнашучы кайбер партияләр бер генә милләтнең – рус милләтенең мәнфәгатен генә яклауны алгы планга куя. Ә инде “Яблоко”, “Правое дело” фиркаләре кеше хокукларын яклауны беренче планга куялар. Андый вакытта начарлар арасыннан яхшырагын сайлауга өстенлек бирер идем мин.

Ә кайсыларын алайса яманрак яисә яхшырак дип аерып карарга булыр икән?

– Минемчә, кеше үзе уйларга тиеш. Мин моннан алда кабул ителгән өч канунны санап үттем инде. Шуны да әйтергә кирәк, 309 санлы канун кабул ителгәндә, бу канунны “Гадел Русия”, “КПРФ”, һәм хәтта “ЛДПР” фиркаләре дә якламады.

Рәхмәт йөзеннән генә булса да, шушы фиркаләргә тавыш бирергә була. Мин партияләрнең моңа кадәр эшләгән гамәлләренә карап тавыш бирү яклы.

Шулай да бар хәрефләрне тыя торган канунны кабул иткәндә, иң беренче булып бу канунга “Яблоко” партиясеннән Митрохин һәм “Союз правых сил” фиркасеннән Борис Надеждин бик кискен каршы чыкты.

Сезнеңчә, бу сайлауларда кайсы фирка ничә процент тавыш алыр?

– Бу саннарны тәгаен генә беркем дә әйтә алмас, минемчә. Шуны әйтер идем, сайлау нәтиҗәләре дөрес булсын өчен, халыкта дөрес мәгълүмат юк. Партияләрнең гамәлләре хакында, кызганыч, берни дә әйтелми.

Авыл халкы әле һаман да 2007дә кабул ителгән 309 санлы канун хакында, татар мәктәпләрен, татарча укытуны бетерү турындагы канунның булуын һәм аның гамәлгә кереп баруын белми. Үз милләтен бетерүгә юнәлтелгән кануннар кабул итә торган партиягә 95% тавыш бирә.

Халык бу гамәлләрне тулысынча белсә, сайлау нәтиҗәләре үзгәрер идеме икән?

– Әгәр халыкның үз милләтен бетерәсе килми икән, ул чакта үзгәрә. Әгәр халык үз милләтенә үзе битараф икән, татар халкы исән каламы ул, бетәме ул – миңа барыбер, минем корсагым гына тук булсын дип уйлый икән, әллә ни үзгәреш булмаячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG