Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:18

Казанның Кабан арты мәчетендә мөселманнарның документларын тикшерүне имам Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин "башка сыймаслык хәл" дип атый. Ул мондый эзәрлекләүләр 20 ел дәвам итүен әйтә.


Ястү намазыннан соң үзен полиция вәкиле дип таныштырган коралланган бер кеше Кабан арты мәчетенә кереп намаз уку урынын тикшергән, анда бернинди дә шикле әйбер тапмагач, үзенең хезмәттәше белән өскә менеп киткән. Анда да канунсыз берни күрмәгәч, алар ут булган бүлмәгә кереп тупас рәвештә имам ярдәмчесе белән сөйләшеп утыручы мәхәллә мөселманнарының документларын тикшерергә тотынганнар, аларның шәхси әйберләрен караганнар.

Шул ук вакытта мөселманнар күпме генә документ сорасалар да, бу тикшерүчеләр аны күрсәтмәгән һәм тентү ни сәбәпле уздыруларын аңлатмаган. Әлеге хәл вакытында мәчеткә килеп җиткән имам Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин полиция вәкилләрен чакырырга мәҗбүр булган. Ләкин бу полиция вәкилләре бер-берсен танып, мәчеттән китеп барганнар.

«Хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре безне шулай мәсхәрә итә. Җәмәгатьчелекне хакимияткә каршы куялар. Хокук саклаучылар бит хакимияткә карыйлар. Нәкъ алар Русиянең барлык төбәкләрендә дә провокация тудыра да инде. Мөселманнар һәм хакимият арасындагы низаг хокук саклау оешмаларының провокациясе белән бәйле. Алар инде 20 ел дәвамында безне мыскыл итеп киләләр. Ә үз хокукларыңны яклый башласаң алар террорчы, ваһһаби тамгасы тагалар. Тикшерү органнарын җибәрәләр. Тегеләре штрафлар, тикшерүләр белән яный”, ди Лотфуллин.

Аның фикеренчә, кешеләрнең шәхси мәгълүматларын язып алу - конституцион хокукларны бозу булып тора. Хәтта ул кешеләрнең документларын тикшергәннән соң китәргә сорагач та аларның китмәүләрен әйтә.

“Алар, хәзрәт кысылма, алайса үкенергә туры киләчәк”, диделәр. Мөселманнарны яклаган өчен имамга янау булды. Мондагы кешеләр аны ишетте. Ике ел элек алар инде килеп, икенче мәдрәсә бинасын кергәннәр иде. Чыккач Рафил хәзрәт: “Егетләр кемне эзлисез?” дип сорады. Ә тегеләр: “Сез монда зина кыласыз, җинаятьләрне яшереп ятасыз", дигән иде. Бу юлы алар тагын шул сүзләрне әйтеп, мине провокациягә тартырга тырышты. Хокук саклау оешмалары вәкилләре арасында провокаторлар бар. Алар махсус халыкның хакимиятне күрә алмаслык итеп эшлиләр, мөселманнарның ачуын чыгарырга телиләр”, ди ул.

Имамнан уяулык таләп ителә

Әлбәттә, бу очракта мәчет имамнары бары мәхәллә, халык яклавына гына өметләнә ала. Үз уставлары белән эшләүче дини иҗтимагый оешма буларак, алар үз проблемнарын үзләре хәл итәргә тиеш. Сәетҗәгъфәр хәзрәт мәчетенең элекке имамы Исхак хәзрәт Лотфуллинның да шушы бәйләнүләр аркасында биш инфаркт кичерүен әйтә.

“Без бит аларга каршы килмибез, дустанә мөнәсәбәттә булырга телибез, әмма алар аның саен азалар. Менә бу җомгада яңа хиҗри ел башлану уңаеннан мәчеткә100 баланы алып киләбез. Кайда эш бара, алар шул эшкә аяк чалалар. Син сәдака җыеп, бәлешләр ашап йөрсәң яхшы кеше буласың, ә халык белән эшләсәң, дәгъват кылсаң, лекция үткәрсәң, ятим балаларны җыйсаң, инде нинди дә булса гаеп эзли башлыйлар. Тапмыйлар, әмма барыбер тынычлыкта калдырмыйлар. Шуңа без һәрвакыт уяу”, ди Кабан арты мәчете имамы.

Ул һәрвакыт гыйбадатханәдәге кәгазьләрне, подвалларны тикшереп торулары, халыкка артык сөйләшергә ирек бирмәүләрен әйтә. Ягъни халык белән эшләү һәм дәгъват кылыр урынга мәчет саклауларын искәртә.

“Алар инде азганнан-аза, артыгын кылана башладылар. Тиздән инде ишекне аяк тибеп кенә ачачаклар, һәрнәрсәнең бит чиге булырга тиеш”, ди Лотфуллин.

Ул соңгы вазгыять турында прокуратурага һәм «Вишневский» полиция бүлегенә шикаять иткән. Әмма әлегә бернинди җавап та булмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG