Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызранда дүртенче мәчеткә җир бирелде


Мәчет төзеләсе урында баннер эленеп тора
Мәчет төзеләсе урында баннер эленеп тора

Сызран мөселманнарына дуртенче мәчет төзергә рөхсәт бирелде. Бу юлы Җәмигъ мәсҗеде төзеләчәк. Гыйбадәт йорты өчен Декабристлар урамында җир бүленгән. Мәчет бинасы шәһәр күркенә әверелер дип көтелә.


Сызран зур шәһәрләр исемлегендә түгел – чуен юлда күренекле станция буларак танылган кала, Идел яры буйлап утыз биш чакрымга сузылган торак пункт. Күбрәк бер катлы йортлар. Тирә-юнендә сазлыклар күп булганлыктан, су чыганакларына мул. Шәһәр исеме болгар бабайлардан калган. Моны түрәләр дә таный.

Егерме еллар элек шәһәрнең Декабристлар урамында беренче манаралы мәсҗед торгызылды. Өч йөз кеше сыешлы бинага шатланып бетә алмадылар ул заманда. Әмма Сызранда мөселманлык Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев килгәч ныклап күтәрелде.

“Фәйзулла” исемле йөз кеше сыярлык мәчет ачылды. Озак та көттерми 250 намазчыга исәпләнгән “Азан” мәсҗеде сафка басты. Шуның өстенә бистәләрдә 50-60 кеше намаз укырлык гыйбадәтханәләр эшли.

Мәчет төзеләсе урынга күбесенчә татарлар җыелды
Мәчет төзеләсе урынга күбесенчә татарлар җыелды
Югары хәрби вертолетчылар мәктәбендә дә намаз бүлмәсе бар. Хәрби очучылар арасында мөселман егетләре күп. Барчасы да намаз укый, җомга намазын 26 яшьлек татар хәзрәте Таһир алып бара.

2011нче ел ноябренең 28е Сызран татарлары тарихына бизәк булып керәчәк: шәһәр хакимияте Декабристлар урамындагы утыз сутый җирне мөселманнарга бирде. Анда Җәмигъ мәсҗеде төзеләчәк

Җилле-буранлы көнне мәчет буласы урынга халык җыелды. Тантанага нигездә татарлар килгән иде. Биредәге социализмнан калган барактагы халыкны күчергәннәр, тагын бер барак кына калган. Андагы халыкка да фатирлар бирергә торалар. Гаражларны да сүтә башлаганнар.

Мәсҗед урынын билгеләп баннер куелган. Мэриядән килгән вәкил татарларны, Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевне мактап сөйләде, төзелештә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Хакимият вәкиле чыгышын: “Мәчетне биш елда төзеп бетерәчәкбез”, дип тәмамлады.

Тантана табын янында дәвам итте
Тантана табын янында дәвам итте
Аның артыннан чыгыш ясаган “Кристи” фирмасының җитәкчесе Симонов әфәнде сүзен кыска тотты. “Минем тирә-юнемдә бик күп булдыклы татарлар эшли. Барчасы да – эшбатырлар. Без мәчетнең төзелешен үз канатыбыз астына алабыз. Ике елда мәчет төзеп бирәбез”, диде һәм мая итеп, хәзрәткә 500 000 сум акча тоттырды.

Урамдагы тантана мөселман ресторанында дәвам итте. Булачак бина хакында җентекләп, архитектура нечкәлекләрен зур экраннан күрсәтеп, Галина Симонова сөйләде.

Ике манаралы мәчеттә 450 кеше намаз укый алачак. Хатын-кызлар залы аерым булачак. Манараларның биеклеге – 28 метр. Гыйбадәтханәнең матурлыгын капламас өчен йорт тирәсен бизәкле тимер койма белән тотачаклар. Шунысы да игътибарга лаек – мәсҗеднең манаралары Иделдән узган пароходларга күренеп торачак.

Галина Симонова булачак мәчет турында сөйли
Галина Симонова булачак мәчет турында сөйли
“Дүртенче мәчет салачакбыз, Аллаһы теләсә. Өч мәчет салганда да, халык тарафыннан да, түрәләр тарафыннан да бернинди каршылык күрмәдек,” ди Илгизәр хәзрәт Сәгдиев.

Тантанадан халык теләр-теләмәс кенә таралышты. Куанычлары йөзләренә чыккан иде. Егерме дүрт ел буена Сызранда халыкка намаз өйрәтеп килүче отставкадагы полковник, очучы, югары хәрби уку йортының өлкән укытучысы, Сызранда “Туган тел” җәмгыятенә нигез салучы Галиулла ага Гәбдрәшитовның шатлыгы чиксез иде.

Әйтергә кирәк, ул намазга бастырган кешеләр инде үзләре мөгаллим булды. Сызранда намазлылар саны артканнан-артканга гыйбадәтханәләр саны да арта бара.
XS
SM
MD
LG