Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Владивостокны җыр белән яулады


Концерт "Туган тел" җырлау белән тәмамланды
Концерт "Туган тел" җырлау белән тәмамланды

26 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Владивостокка килде. Әлеге сәфәр кысасында Татарстан республикасы белән Приморье төбәге арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Шул ук көнне Владивостокта иртә белән Ерак Көнчыгыш төбәкләре милли активистлары киңәшмәгә җыелды. Очрашуны Татарстанның Түбән Кама мэры Айдар Метшин алып барды, анда, шулай ук, Приморье төбәге рәсми вәкилләре дә катнашты.

“Киңәшмәдә сүз 2012 елда Приморье төбәгендә үтәчәк федераль Сабан туе турында барды. Аны Владивостокның “Динамо” стадионында үткәрергә сөйләштек”, дип белдерде Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәрвәрдин Туктаров.

Соңрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье төбәге губернаторы Сергей Дарькин җирле татар һәм башкорт җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты. Бу җыен төбәк хакимияте бинасында үтте.

“Приморьеда үтәсе Бөтенрусия Сабан туен әзерләү эшләре Приморье төбәге вице-губернаторы Игорь Улейский һәм Татарстанның Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшинга йөкләнде.

Владивосток тимер юл вокзалы
Владивосток тимер юл вокзалы
Оештыру комитеты булу белән, эшли башлаячакбыз. Әлегә Сабан туе үтәсе көн билгеләнмәде, аны тиз арада Владивосток мэры Игорь Пушкарев хәл итәргә тиеш", дип белдерде очрашуда катнашкан Приморье төбәге "Туган ил" оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов.

Шулай ук әлеге очрашу вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Приморье төбәге губернаторы Сергей Дарькинга Владивостокта мәчет төзү өчен җир бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Кичен Владивостокның Максим Горький исемендәге Приморье төбәге академия драма театрында зур бәйрәм концерты булды. Монда Татарстанның сәнгать осталары чыгыш ясады.

Концертка Приморье төбәге авыл һәм шәһәрләреннән, Сахалин утравы, Петропавловск-Камчатски, Магадан, Хабаровски, Амурдагы Комсомольски шәһәрләреннән милли җәмгыять вәкилләре килгән иде.

Күпсанлы кунакларны каршы алу, аларны кунакханәгә урнаштыру, чакыру кәгазьләре тапшыру мәшәкатьләрен тулысынча Приморье төбәге "Туган ил" оешмасы әгъзасы Әлфия Сафуганова үтәде.

900гә якын кеше сыйдырган Приморье төбәге академия драма театры бинасы бу көнне тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Ә инде Владивостокка килергә җыенып, концерт залында урын җитмәү сәбәпле алган билетларын кире тапшырган, Владивостокта яшәп тә, өйләрендә калырга мәҗбүр булган татар һәм башкортларның санын белүчеләр юк.

Максим Горький исемендәге драмтеатр бинасы фойесында Татарстан турында фотокүргәзмә эшләде, китап-журналлар, видео һәм аудиоязмалар таратылды, милли кием һәм сувенирлар ярминкәсе оештырылды.

Сулдан уңга - Сергей Дарькин, Игорь Шувалов, Рөстәм Миңнеханов
Сулдан уңга - Сергей Дарькин, Игорь Шувалов, Рөстәм Миңнеханов
“Безнең татарлар бөтен җирдә сибелеп яши. Ерак Көнчыгышта да татарлар бик күп, аларны сагындык, аларны күрәсе килә, шуңа күрә килдек. Безнең программа бүген 2 сәгатьлек, бу "Казан" ансамбле, Зөфәр-Зәйнәпләр, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов монда.

Безнең монда килү – безнең өчен дә зур шатлык, мондагы якташлар, милләттәшләр өчен дә бик кадерле көн, мондый көннәр еш булмый ул.

Алла бирсә, быел федераль Сабан туе Владивостокта үтәчәк. Безнең президент Рөстәм Нургалиевич милләттәшләр белән юллар өзелмәсен, юллар якын булсын өчен бик тырыша” , дип белдерде концерт башланыр алдыннан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин.

Русия вице-премьеры Игорь Шувалов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье төбәге губернаторы Сергей Дарькин бәйрәм концертының шәрәфле кунаклары булды.

Концертны Илфат Габдрахманов белән Эльза Әхмәтҗанова алып барды.
Концерт башында Татарстан турында кыска гына фильм күрсәтелде. Аннан сәхнәгә хөрмәтле кунаклар күтәрелде.



Башлап сүз алган Приморье төбәге губернаторы Сергей Дарькин Приморье төбәгендә Татарстан мәдәнияте көннәрен ачып, Татарстан республикасы белән Приморье төбәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануын белдерде. Һәм җыелган халыкны сәламләү өчен ул сүзне Русиянең вице-премьеры Игорь Шуваловка бирде.

Чыгышын татарчалап “Исәнмесез, дорогие друзья!” дип башлаган Игорь Шуваловны халык алкышларга күмде. “Русиянең күп төбәкләрендә булырга туры килә, бары тик туган җирем кебек якын Татарстан белән Приморьеда гына үземне кунак итеп хис итмим.

Казанны Универсиадага әзерләү һәм аны үткәрү, Приморьеда "Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек саммиты"н үткәрү – минем өчен ике шундый мөһим, иң җаваплы проектлар. Аларны әзерләүне миңа тапшырган Русия хөкүмәтенә рәхмәтлемен.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый
Татарлар – бик яхшы кешеләр, дөньяның кай почмагында булсам да, Рөстәм Нургалиевичка шалтыратсам, Чукоткадан алып Калининградка тиклем арада татарларга таянып эшли алуыма ышанам.

Мин үзем – рус кешесе. Ләкин татарлар, украиннар һәм Русиядә яшәгән башка күп милләт вәкилләре белән генә без көчле. Губернатор Сергей Михайлович белән Татарстан президенты менә шулай үзара дусларча сөйләшеп, илнең икенче өлешендә шундый искиткеч бәйрәм оештырулары өчен зур рәхмәт. Бәйрәм белән сезне!” дип тәмамлады чыгышын Игорь Шувалов.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җыелган халыкка түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

“Хәерле кич, хөрмәтле милләттәшләр, дуслар, туганнар! Әлбәттә, без бүген менә сезгә кунакка килдек, Сергей Михайлович белән килешүгә кул куйдык, безнең алда бик зур планнар, икенче ел җәен монда федераль Сабан туе үткәрәбез, бергәләп, сезнең белән башка мәсьәләләрне дә хәл итәчәкбез.

Сергей Михайлович – минем дустым, бар да яхшы булачак. Безнең әле өлкән дустыбыз да бар – Игорь Иванович, ул булмаса, бүгенге бәйрәм дә булмас иде. Аның иң якын дуслары – татарлар! Менә шушы кешегә тавышларыгызны бирүегезне үтенәм”.

Концерт вакытында тамашачылар милли ризыклар татып карады
Концерт вакытында тамашачылар милли ризыклар татып карады
Ике сәгатьлек концерт сизелми дә узып китте, тамаша күренекле сәхнә йолдызларының җыр-моңнары, биючеләрнең дәртле биюләре белән аралашып барды. Владивостокта үткән Татарстанның сәнгать осталары концерты күмәк башкарылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Ахырда очрашуга Находка шәһәреннән килгән Габделхак Җиһаншин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка серле кәрзин бүләк итте. Кәрзиндәге кедр агачы үсентеләрен ул Рөстәм Миңнехановның Татарстанга, туган якның ак каеннары янына алып кайтып утыртуын үтенде.

Концерттан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итү мәҗлесе үткәрде. Владивостокта үткән чаралардан тәэсирләре турында ул: “Без бик шат, безгә монда бик уңай, рәхәт”, диде. Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгышлыларга уңышлар, исәнлек-саулык теләп, киләсе очрашуларга кадәр хушлашты.

Ә инде Татарстанның сәнгать осталары чыгышы Максим Горький исемендәге драмтеатр бинасы фойесында дәвам итте. Тамашачылар күз яшьләрен сөртә-сөртә, артистларга кушылып җырлады, арыганчы татарча биеде.

Нәзирә Короткевич (у) бертуган апасы Рәсилә белән
Нәзирә Короткевич (у) бертуган апасы Рәсилә белән
Артем шәһәреннән килгән Нәзирә Короткевич шатлыгын яшерми, барлык җыелган халык исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка чит төбәкләрдәге татарларга игътибары өчен рәхмәтен белдерде.

“Рәхмәт йөзеннән мин хәтта президентны кочаклап үбеп алдым, без – 4 бертуган инде 25 ел Ерак Көнчыгышта яшибез. Шул яшемдә мондый концертны беренче кат күрәм, рәхмәт”, дип дулкынланып сөйләде ул.

Магадан шәһәре имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдинов та Владивостокта үткән очрашудан канәгать булуын белдерде. Ерак Көнчыгышлылар фикеренчә, мондый чаралар оештыру һәм үткәрү бик урынлы. Алар мондагы татарларны берләштерә, сәнгать аша туган җиргә якынайта.

Владивостокта кичкә кадәр дәвам иткән программага кергән чаралар тәмамлангач, Татарстан вәкилчелеге шул көннең кичендә Казанга юл алды.

XS
SM
MD
LG