Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сайлау алдыннан үгетләү көрәше кыза


Дума сайлауларына өч көн калды
Дума сайлауларына өч көн калды

Барлык партияләр дә Русиядә гадел сайлаулар уздыру яклы булуларын радио-телевидениедән сөйләп, газет-журналларга язып торса да, сайлаулар якынайган саен сайлаучылар тавышлары өчен көрәштә канунсыз юлларга мөрәҗәгать ителүе турында хәбәрләр килә тора.


Дума сайлауларына берничә көн калып барганда Татарстанда сайлаучылар тавышы өчен үгетләүләр кызганнан-кыза бара. Кануни үгетләүләр белән бер вакытта “Бердәм Русия” партиясенең канунсыз үгетләүләре дә күзәтелә.

Хакимият фиркасенең канунсыз үгетләүләренә карата башка партияләр канәгатьсезлекләрен белдерә. Бу канунсызлык очракларын киң җәмәгатьчелеккә бигрәк тә “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге җиткерә.

Завод эшчеләрен эш сәгатендә “аю”лар партиясе өчен үгетлиләр

Канунсыз үгетләү очракларының берсен “Яблоко” партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин ачып салды. Аның сүзләренә караганда, сайлау канунын бозулар Казанның мотор җитештерү ширкәтендә күзәтелгән.

28 декабрь көнне көндезге 11дән алып 12гә кадәр әлеге оешмада Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов җитәкчелегендә узган җыелышта завод эшчеләре өчен “Бердәм Русия”нең үгетләү чарасы оештырылган.

Җыелышта экранда сайлау бюллетене күрсәтелеп, хакимият партиясенә тавыш бирү тәртибе тасвирланган. Бу җыелыш эш сәгатендә оештырылган.

Зиннәтуллин сүзләренчә, моннан тыш “Бердәм Русия” фиркасе үгетләүләре студентлар тулай торакларында да кызу темплар белән алып барыла. Һәм парламентка кермәгән оппозиция партияләренең намзәтләре сайлау комиссияләре составына да кертелми.

Ирек Мортазинны дебатка кертмәгәннәр

Яблоко” фиркасенең Татарстан җитәкчесе белән канунсыз үгетләүләр турында әңгәмә алып барганда, шушы ук партиянең ышаныч кешесе Ирек Мортазинның бүген көндезге 11 сәгать 45 минутка “Татарстан” дәүләт телевидениесендә билгеләнгән дебатта чыгыш ясый алмавы да ачыкланды.

Мортазин сүзләренә караганда, аны “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидение территориясенә сакчылар кертмәгән. Шуны да әйтергә кирәк, “Татарстан” дәүләт телевидениесе “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы җирендә урнашкан.

Шулай итеп, гадел сайлаулар уздыру турында күп сөйләшенсә дә, инде сайлау җиткәнче үк бу сайлауга хәзерлекнең төрле канунсыз юллар белән алып барылуы ачык күренә. Сайлаулар кануни рәвештә узармы – анысы әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG