Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

Һиллари Клинтон Мьянмага килде


Чәршәмбе АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мьянмага килде. Бу сәфәр тарихи вакыйга буларак бәяләнде. Әлеге илгә Американың рәсми вәкиле соңгы тапкыр 50 ел элек килгән иде.

Элегрәк Кушма Штатлар хәрбиләр идарә иткән Мьянманы кеше хокуклары бозыла дип тәнкыйтьләп килде һәм аларга карата чикләүләр кулланды.

Узган ел Мьянма яңа конституция кабул итте һәм илдә цивил хакимият урнашты. Шул рәвешле сәяси тоткыннар ирек алды, оппозиция лидеры Аун Сан Су Чжи да сак астыннан чыгарылды.

Клинтон өч көнлек сәфәрдә хакимият һәм оппозиция вәкилләре белән очрашырга тиеш. АКШ дәүләт секретаре Мьянма җитәкчелеген кеше хокукларын үтәргә һәм ачык җәмгыять төзәргә чакырыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG