Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дизель ягулыгы бәясе арту дәвам итә


Татарстанда дизель ягулыгы тагын 28 тиенгә кыйммәтләнде, литры 28 сум 76 тиенгә җитте. Үткән атнада ул 28 сум 48 тиен иде. Әлегә бәя күтәрелү сәбәбе әйтелми.

Бензин бәяләре исә үзгәрешсез калды. Казанда А-76лы бензинның литры уртача 24 сум 99 тиен, АИ-92 һәм 93 - 26 сум 76 тиен, АИ-95ле бензин – 28 сум 65 тиен дәрәҗәсендә саклана, ди “Татар-информ”.
XS
SM
MD
LG