Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Көньяк Осетия халкы үз тавышларын яклап урамга чыкты


Цхинвалда җиде меңләп халык сайлау нәтиҗәләрен бирүне таләп итү өчен хөкүмәт бинасына таба юл ала. 30 ноябрь 2011

Цхинвалда җиде меңләп халык сайлау нәтиҗәләрен бирүне таләп итү өчен хөкүмәт бинасына таба юл ала. 30 ноябрь 2011

Үзбилгеләнгән Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалда җиде меңләп кеше оппозициядән Алла Джиоеваның президент сайлауда җиңүен тануны таләп итте.


Көньяк Осетиядә халык үзләренең карарларын - якшәмбе көнне булган президент сайлауда Алла Джиоева өчен биргән тавышларын аяк астына салып таптатмаячагын белдерә. Чәршәмбе көнне Цхинвал үзәгенә җиде меңләп кеше Алла Джиоевага теләктәшлек белдерергә чыкты. Алар республика Югары мәхкәмәсенең сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел дип игълан иткән карарын кире кагуны таләп итә.

Үзбилгеләнгән Көньяк Осетиянең оппозиция лидеры Алла Джиоева үзен сайланган президент дип игълан итте һәм яңа дәүләт шурасы төзиячәген дә белдерде.

Джиова сүзләренчә, республикада үткән икенче тур сайлауда ул көндәше Анатолий Бибиловка караганда биш меңгә артык тавыш җыйды.

“Халык теләгенә каршы килеп, сайлауны дөрес түгел дип әйтеп, Көньяк Осетия хакимияте үзенең конституциягә каршы, канунга каршы баруын күрсәтте”, ди оппозиция лидеры.

Кокойты Грузиягә кушарлар дип куркыта

Шул ук вакытта Көньяк Осетиянең хәзерге президенты Эдуард Кокойты да чәршәмбе көнне үз янына президентлыкка намзәт булганнарны җыйды. Кокойты үз чиратында Алла Джиоева тарафдарларын киләчәкләре турында җитди уйланырга чакырды. Кокойты хакимиятнең республика халкы теләгенә каршы түгел икәнен әйтеп “без алдашуларга, янауларга һәм сатып алуларга каршы һәм беркемгә дә алай итеп хакимияткә килергә юл куймаячакбыз”, дип белдерде.

Әлеге сөйләшүдән соң булган матбугат очрашуында Кокойты Алла Джиоеваны гаепләп, ул хакимияткә килсә, Көньяк Осетияне янә Грузиягә кушу сәясәте алып барачак, дип тә белдерде.

Халык Русиядәге кебек түрәләр караклыгыннан туйган

Алла Джиоева фикеренчә, алар яуланганнан бер адым да артка чигенмәячәкләр, хәлләр халык теләгәнчә бармаса Көньяк Осетиядәгеләрне хакимияткә буйсынмау чараларына чакырачаклар. “Безнең белән бер төркем карак түрәләрнең, нәкъ шундыйларның ук Русиядән ярдәме белән, идарә итүен теләмибез”, ди Джиоева.

85 сайлау бүлеге комиссияләренең протоколларының үз кулында булуын әйтте ул. Бу документларга комиссия рәисләре, үзенең һәм Анатолий Бибиловның да вәкиле кул куйган. Халыкара күзәтүчеләр дә сайлаулар вакытында бернинди җитди алдашулар булмады дип белдергән иде.

Халыкара күзәтүчеләр сайлауны уңай бәяли

Парижның демократия һәм хезмәттәшлек институтыннан күзәтүче Морис Боннот та сайлауның гадел булуын әйтә.

“Көньяк Осетия президентын сайлау демократик булды. Тавыш бирүләр уңай үтте. Шикаятьләр һәм сайлаучыларга басымнар да булмады. Бу сайлауны танырга кирәк. Бу халык сайлавы булды. Кешеләр җиңәргә һәм шул ук вакытта җиңелергә дә өйрәнергә тиеш”, диде Морис Боннот.

29 ноябрь көнне Көньяк Осетиянең Югары мәхкәмәсе президент сайлауның икенче туры нәтиҗәләрен кире каккан иде. Янәсе сайлау вакытында бик күп алдашулар булган. Әнә шулай итеп президентлыкка икенче намзәт республиканың гадәттән тыш хәлләр министры Анатолий Бибиловның шикаяте канәгатьләндерелде. Ул гына да түгел, мәхкәмә президент сайлау тагын 2012 елның 25 мартында булачак дип игълан итте. Һәм яңа сайлау кампаниясендә Алла Джиоеваны катнашудан тыйды. Тагын шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Югары мәхкәмә рәисе республиканың хәзерге президенты Эдуард Кокойтының туганы.

Республиканың сайлау комитеты башлыгы Белла Пилева Алла Джиоеваның җиңүе турында халык алдында игълан иткәннән соң 29 ноябрь көнне йөрәк өянәге белән хастаханәгә ятты. Бу хәл дә хакимияттәгеләрнең өстән басым ясаган булырга мөмкин икәнлеген күрсәтә.

Русия дус дәүләт дип үз сәясәтен алга сөрә

Русия тышкы эшләр министрлыгы президент сайлауны кире кагу карарын хуплады инде. Министрлык сәхифәсендә “Күршедәге дус дәүләттәге вакыйгаларны Мәскәүдә игътибар белән күзәтеп баралар. Бу яшь республикада тыныч һәм тотрыклы хәл булуын, ә сәяси вакыйгаларның бары тик хокукый нигездә генә үсүен телиләр”, дип язып куелган.

Мәскәүнең Көньяк Осетияне үз контроле астында тотар өчен Бибиловның президент булып сайлануын теләве көн кебек ачык иде. Русия президенты Дмитрий Медведевның телефоннан шалтыратып аңа теләктәшлек белдерүе дә моңа дәлил булып тора.

Күпләрнең Мәскәүчә яшисе килми

Башта Мәскәү бу республикага Русия паспортлары өләште. Аннан соң Грузиягә каршы сугышны сылтау итеп гаскәр дә кертте. Хезмәт хаклары һәм пенсияләр дә Русия казнасыннан түләнгән очраклар булды. Әмма халык бу ярдәмнәр белән бергә котырып үскән коррупцияне дә, оппозициягә ирек куймауны да, хакимият контролендәге сайлауларны да бирнә буларак кабул итәргә тиеш иде.

Әмма 27 ноябрьдә булган сайлау – халыкның Мәскәүчә түгел, ә бөтенләй башка юлдан барасы килгәнне күрсәтте. Президент сайлауда хакимият ресурсларын куллану да файда бирмәде. Халыкның күпчелеге тавышларын оппозициядәге намзәт - Джиоевага бирде.

Чәршәмбе көнне халык - җиде меңләп кеше үзе биргән тавышларын яклар өчен Цхинвалда башта Русия илчелегенә килде. Алар Русия илчесенә һәм Русия президенты Дмитрий Медведевка сайлау нәтиҗәләрен – Алла Джиоеваны президент итеп тану мөрәҗәгате тапшырды. Шуннан соң манифестантлар Хөкүмәт бинасына таба китте. Алар сайлау комиссиясенең 16 әгъзасы да имзалаган сайлау нәтиҗәләрен бирүне таләп итте. Әмма сак хезмәте аларны бинага кертмәде. Кешеләр төрле шигарьләр әйтте. Аларның кулларында “Халык сайлаганны хөрмәт итегез” дигән язулар да бар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG