Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар белән Зөя ЮНЕСКОга тәкъдим ителде


Болгар тарихи-археология тыюлыгы
Болгар тарихи-археология тыюлыгы

29 ноябрьдә Парижда ИКОМОС – һәйкәлләрне һәм күренекле урыннарны саклау халыкара шурасы генераль ассамблеясенең утырышы үтте. Шушы утырыш уңаеннан Татарстан Болгар тарихи-археология һәм Зөя тарихи-табигый тыюлыкларын ЮНЕСКОга тәкъдим итте.


Республика җитәкчелеге Казан кирмәне кебек, Болгар белән Зөяне дә ЮНЕСКО исемлегенә кертергә тырыша. Әлегә бу тарихи урыннар көтү исемлегендә. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, Парижда Русиянең Әстерхан, Углич, Псков шәһәрләре дә үзләрендәге тарихи урыннарын - Кирмәннәрен тәкъдим иткән, әмма кунаклар һәм илчеләр Болгар һәм Зөя белән күбрәк кызыксынган.

– Монда Углич, Псков, Әстерханнан да килгән иделәр. Алар 2012 елда үзләрендәге Кирмәннәрне ЮНЕСКО исемлегенә кертмәкче булалар. Без Болгар белән Зөяне 2013 елда әлеге исемлеккә кертү өчен әзерлибез. Безнең өчен бик кирәкле һәм бик мөһим чара булды бу. Барсын да карап үзебезнең әйбәт һәм шулай ук җитешмәгән якларыбызны да белдек. Бу безнең өчен кирәк иде. Ул якларын без үзебез генә күрдек.

Ә бу тәкъдим итүгә килгән кунаклар, илчеләр барсы да күбрәк безнең истәлекләр белән кызыксынды. Алар безнең янда булды.

– Халыкара белгечләр килеп карап үзләренең фикерләрен дә белдерәчәк дигән мәгълүмат булган иде.

– Алар әле карап кына йөрде, әмма ниндидер фикер белдерүләр булмады. Аларның нинди нәтиҗә ясавын әлегә әйтеп булмый. Без эшебезне дәвам итәчәкбез һәм киләчәктә аның яхшы яктан бәяләнәчәгенә ышанабыз.

– Болгарда да, Зөядә дә туристларны күбрәк җәлеп итү өчен һәм аларга кулайлыклар тудыру өчен яңа корылмалар салына. Мисал өчен, Икмәк музее да булачак. ЮНЕСКО белгечләре бу төзелешләр белән тарихилык рухы беткән дип бәйләнмәсме?

– Безнең Болгарда тарихи тыюлык өлеше ул аерым бер урын булып тора. Төзелешләр өлеше – ул башка бер кисәк.

* * *

“Казан Кирмәне” музей тыюлыгы мөдире Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен бөтен документлар да җентекләп эшләнгән. ЮНЕСКО белгечләре әлеге истәлек урыннарының әһәмиятен һәм аларның киләчәге ничек булачагын аерым бер таләпләр нигезендә тикшерә.

Париждан соң белгечләр Русиядә җыелыр дип көтелә. ЮНЕСКО-ның һәйкәлләр комитеты Петербурда чираттагы утырышын үткәрәчәк. Бу утырышларның берсен Татарстан рәсмиләре Болгар белән Зөянең башкалардан өстенлекләрен күрсәтү өчен Казанда үткәрергә тели.

* * *

ИКОМОС (IKOMOS) - дөньядагы мәдәни-тарихи урыннарны саклау белән шөгыльләнүче халыкара оешма. Ул БМО-ның дөньякүләм мирас исемлегенә кертү өчен тәкъдим ителгән корылмаларны һәм табигый урыннарны бәяли. Шулай ук исемлеккә кертелгән истәлекләрнең хәлләрен ачып салган хисаплар әзерли. ИКОМОСның дөньяның 110 илендә 9500-дән артык әгъзасы бар.
XS
SM
MD
LG