Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джиоева республиканың Югары мәхкәмәсенә шикаять бирде


Көньяк Осетиянең Югары мәхкәмәсе президентлыкка дәгъва кылучы Алла Джиоеваның шикаятен дүшәмбедән дә иртә карамаячак, диде аның рәисе Ацамаз Биченов.

Оппозиция лидеры, мәхкәмәнең сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел дигән карары белән килешмәвен белдерде. Джиоева хакимият белән компромисска бармаячагын һәм үткән сайлауда җиңүен дәлилләячәген әйтте.

Дүшәмбе республиканың үзәк сайлау комиссиясе якынча нәтиҗә ясап, оппозициядән хатын-кыз намзәт Алла Джиоеваның җиңүен игълан иткән иде. Хакимият фиркасеннән Анатолий Бибилов 16 процентка азрак тавыш җыйды.

Кичә Русия президенты идарәсеннән Сергей Винокуров Цхинвалга килде, ул Джиоева белән дә сөйләште.

Оппозиция тарафдарлары бүген дә каршылык белдереп урамга чыкты.
XS
SM
MD
LG