Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Сәяси һәм җәмәгатьчелек өлкәсендә коррупция елдан-ел арта һәм тамыр җәя бара. Әлеге хәл төрле илләрдә протестлар чыгуга нигез тудыра. Бу хакта 182 илдә коррупция дәрәҗәсен тикшерүче Transparensy International оешмасының соңгы хисабы күрсәтә.

Дәүләт оешмаларындагы ришвәтчелек, акча туздыру, салымнан качу һәм бүленгән акчаның бер өлешен киредән бирүчеләргә кайтарып бирү коррупциянең төп күрсәткече. Дәүләт һәм җәмәгатьчелек даирәсендә ул тамыр җәя һәм халыкның ачуын кабарта.

Transparensy Internationalның соңгы хисабына караганда белгечләр илнең эчендә һәм тышындагы коррупцияне нульдән алып ун дәрәҗәсенә кадәр билгеләгән. Нуль иң – югарысы, ә 10 – иң түбәне.

Оешманың идарә җитәкчесе урынбасары Миклос Маршалл сүзләренчә, коррупциягә каршы көрәшкән дип саналган илләрдә, чынлыкта хәл яхшырмый.

“Шунысы бик куркыныч, дәрәҗәсе биштән дә арткан илләр күбәйми. Ә биштән түбән булган илләр төрлесе-төрлечә. Бу илләрдә коррупция гадәти күренеш кебек һәм ул инде бер системага әйләнде. Бу инде системадан тайпылу түгел, ә система үзе”, ди ул.

Икенче төрле әйткәндә, әлеге 2009 елның декабреннән быелның сентябренә кадәр дәвам иткән соңгы тикшерү нәтиҗәләре узганыннан аерылмый.

Маршалл әйтүенчә, исемлек азагында тору кайбер илләрдә җәмәгатьчелекнең ачуын чыгара һәм күрүебезчә Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкада халыкның кәефләрен протест чараларына этәрә.

“Без барыбыз да гарәп язын күрдек. Тунис, Мисырда урамда протестчы коррупциядәге чарасызлыктан үзен яндыра. Әлегә югары вазифадагы кешеләр даирәсе үзгәрми, ә халык түземлелеген югалта бара”, ди ул.

Маршалл сүзләренчә, бу Үзәк Азия һәм башка илләрдәге хөкүмәткә бер кисәтү булып тора. Анда коррупция режимны үзгәртүгә кадәр китерергә мөмкин.

Скандинавия илләрендә коррупция юк дәрәҗәсендә

Үзәк Азия илләрендә иң түбән дәрәҗәдә Үзбәкстан һәм Төркмәнстан тора. Алар 177нче урында.

“Чынлыкта Үзбәкстан һәм Төркмәнстангы авыр хәл анда бернинди документациянең юк дәрәҗәсендә булуы белән бәйле. Хөкүмәт элитасы ул документларны алып бармый дияргә була. Анда сәяси оппозиция, гражданлык җәмгыяте, ирекле матбугат юк. Һәм шуңа ябык җәмгыять килеп чыга. Нәтиҗәдә алга китеш күренми”, ди Маршалл.

Русия исә 143нче урында Беларус һәм Уганда белән бер рәттә тора.

Миклос Маршалл

Миклос Маршалл

Маршалл әйтүенчә, хәл болай дәвам иткән очракта Мәскәүнең Көнбатыштан инвестицияләр җәлеп итәргә тырышлыгы юкка чыга.

“Русия дөньяда зур икътисади көч булып тора һәм аның дәрәҗәсе шундый түбән булуы бик куркыта. Минем уйлавымча, Русия хөкүмәте моңа җитдирәк карарга тиеш. Барысы да реформа турында сөйли, әмма без алга китешне сизмибез. Бу хакта реформаларга караганда, саннар күбрәк сөйли”, ди ул.

Коррупция дәрәҗәсе нигезендә яхшырак нәтиҗәләрне Көнчыгыш Европа, шул исәптән Көнбатыш Балкан илләре күрсәтә. Аларда Европа Берлегенә кушылгач коррупция кимегән. 2013 елда бу берлеккә кушылырга тиешле Хорватия күрше илләргә караганда иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтә.

Шулай ук Грузиядә дә хәл яхшырган. Бу коррупциягә каршы реформалар нигезендә мөмкин булган. Әмма барыбер Көнбатыш илләр белән чагыштырганда, ул артта кала.

Иң яхшы урынны исә Скандинавия илләре һәм Яңа Зеландия алып тора.

Исемлектә Кушма Штатлар – 24, Төркия – 61, Кытай – 75нче, Иран – 120 урында тора.

Маршалл сүзләренчә, әгәр илдә хөкүмәт идарәсе көчсез һәм бу өлкәне контрольдә тотмый икән, бу очракта коррупция артачак, ә аның үсүе ул һәрвакыт хөкүмәтнең түбәнгә тәгәрәвен күрсәтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG