Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:09

КамАЗ һәм SAP килешү төзеде


1 декабрьдә КамАЗ ширкәте һәм SAP компаниясе лицензион килешүгә кул куйды. Кул кую тантанасы Татарстан президент Рөстәм Миңнеханов, генераль директор Сергей Когогин һәм SAP компаниясе президенты Фрэнк Коэн катнашты. КамАЗ матбугат үзәге хәбәрләренә караганда, яңа килешү КамАЗда корпоротив идарә системасын SAP тарафыннан тәкъдим ителгән програмның эшен башлавын аңлата. Програм 5 елга исәпләнгән.

2007 елда КамАЗда идарә системасын камилләштерү турында карар кабул ителгән иде.

"КамАЗ тәҗрибәсе башка ширкәтләр өчен дә файдалы булыр", ди Когогин килешүгә кул куйганнан соң.

"Әлеге чарада Рөстәм Миңнехановның катнашуы SAP-ның Татарстандагы бизнесы үсүенә, инновацион технологиянең алга баруына ярдәм итәчәк”, дип билгеләп китә Фрэн Коэн.

XS
SM
MD
LG