Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Мьянманың оппозиция лидеры белән очрашты


Клинтон һәм Су Чжиның очрашу мизгелләре
Клинтон һәм Су Чжиның очрашу мизгелләре
Мьянма оппозиция лидеры Аун Сан Су Чжи АКШ белән әлеге элемтәләр илдәге демократия үсешен тизләтер дигән фикердә.

Бу хакта Нобель премиясе лауреаты Су Чжи Американың дәүләт секретаре Клинтон белән очрашудан соң әйтте. Оппозиция лидеры АКШ-ның рәсми вәкиле белән күрешүне “тарихи мизгел” дип атады.

Су Чжи фиркасе 1990 елгы сайлауда җиңү яулый. Тик Мьянма белән идарә итүче хәрбиләр ул нәтиҗәләрне юк итте. Демократик фирка лидеры йорт сагы астына алынган иде.
XS
SM
MD
LG