Accessibility links

Иркутскида арбалы инвалидлар митинг уздырды


Җомга Иркутскида арбада йөрүче инвалидлар өлкә хакимияте бинасы каршында митинг үткәрде. Аларга шәһәрдәге студентлар да теләктәшлек күрсәтте. Каршылык белдерүчеләр; “Мин яшәргә телим”, “Бу хәл һәркем белән булырга мөмкин”, “Тернәкләндерү – безнең өчен яшәү хокукы” дигән шигарьләр күтәргән иде.

Хәбәрчебез сүзләренчә, митинг вакытында инвалидлар көндәлек проблемалар турында сөйләгән. Алар өчен иң төп проблем - Иркутски өлкәсендә тернәкләндерү үзәге булмау.

“Түләүле үзәкләрдә дәвалану аена сигез мең тора, бездә андый акчалар юк”, ди инвалидлар.

Болардан тыш алар фатир түләүләренә ташламаларны кайтаруны, инвалидлар өчен транспорт салымын бетерүне дә таләп итә.

Каршылык белдерүчеләр фикеренчә, проблемнар күп һәм аңа җаваплылар күренми яки ул мәсьәләләр алардан башка хәл ителә.

Бигрәк тә тернәкләндерү үзәген булдыру мәсьәләсе бик кискен торганы әйтелә. Әгәр өлкә җитәкчелеге ул проблемга игътибар бирмәсә арбада йөрүче инвалидлар ачлык игълан итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG