Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төзекләндерүдән соң Апанай мәчете ачылды


Татарстан башкаласында төзекләндерүдән соң Апанай мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми кунаклар, дин әһелләре, Апанаевларның туганнары катнашты.

“Апанай кебек тарихи мәчетләр Татарстанны бизи”, ди президент Миңнеханов. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз белдергәнчә, төзекләндерүдән соң мәчет ачу мөселманнар өчен куанычлы вакыйга.

Апанай мәчете Русия һәм Татарстан хөкүмәте акчасына яңартылды. Төзекләндерү эшләре сигез елга якын дәвам итте.

Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан гыйбадәтханә федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле санала.
XS
SM
MD
LG