Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азамат Галин: "Башкортстанда сайлауларны үткәрүнең кирәге юк"


Азамат Галин
Азамат Галин

Русия дәүләт думасына сайлаулар алдыннан хакимият фиркасе “Бердәм Русия” һәм аңа каршы булган башка фиркаләр бер-берсенә гаепләр ата. “Гадел Русия” фиркасе әгъзалары Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе түрәләрен мәхкәмәгә бирмәкче.


“Гадел Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Константин Шаһиморатов белән шушы фиркадән дәүләт думасына депутатлыкка кандидат Азамат Галин “Интерфакс” агентлыгында журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды. Анда алар “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе аша урыннардагы сайлау комиссияләренә күрсәтмәләр җибәрүе хакында бәян итте. “Гадел Русия” әгъзалары раславынча, сайлау комиссияләренә “Бердәм Русия” фиркасе өчен күпме тавыш язылырга тиешлеге хакында саннар җиткерелгән.

Азамат Галин бу хәлнең канунсыз булуын һәм әлеге гамәлләргә бәя бирү өчен Идел буе федераль округы Тикшерү комитетына мөрәҗәгать җибәрелүе хакында әйтте. “Саннар алдан ук билгеләнеп куйгач, нигә бу сайлауларны үткәреп, халыкны алдап торырга”, ди Азамат Галин.

Аның әйтүенчә, хакимият фиркасе сайлауларда җиңеп чыгу өчен элеккечә үз мөмкинлекләрен файдалана. “Нигә инде андый цирк оештырып торырга, алдан ук барысы да билгеле булгач”, ди ул.

Шул ук вакытта Башкортстанның кырыкка якын иҗтимагый оешмасы сайлаулар алдыннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда әлеге президент Рөстәм Хәмитовка теләктәшлек белдерелә. Бу исемлеккә “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов һәм тагын берничә татар оешмасы җитәкчеләре имзасы салынган.

Тагын да бер рәсми булмаган хәбәр бәян ителде: президент Рөстәм Хәмитов берничә көнлек ял алган икән.
XS
SM
MD
LG