Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галиме Италиядәге семинарда катнашты


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Уфада яшәүче танылган татар галиме, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Италиядә узган халыкара семинарда катнашып кайтты. Анда ул ике доклад белән чыгыш ясаган.


Русия Фәннәр академиясенең Этнологик тикшеренүләр институты илнең төрле төбәкләрендәге галимнәрне дә җәлеп итеп, ел саен халыкара киңәшмәләрдә катнаша. Анда дөнья илләрендәге этносәяси хәлләрне күзәтү барышына нәтиҗәләр ясала. Уфадагы татар галиме Илдар Габдрафыйков та соңгы елларда ул киңәшмәләрдә даими катнаша. Аларда ул Башкортстандагы хәлләргә төпле анализ туплаган фәнни хезмәтләре белән чыгыш ясый.

Быел Италиядә узган семинар унҗиденчесе булган. “Мин анда ике доклад белән чыгыш ясадым. Башкортстандагы хәлләр турында алар. Мортаза Рәхимов хакимлегеннән соң узган бер ел турында нәтиҗәләр дә керде аларга”, ди Илдар Габдрафыйков.

Этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, Башкортстанда милли һәм милләтара хәл-вакыйгалар соңгы бер ел эчендә шактый җайланды. “Элекке елларда башкорт милләтчелеге хәвеф тудыра башлаган иде. Бу исә татар белән башкортлар арасындагы киеренкелекне дә көчәйтте. Ә хәзер бу тәңгәлдә ачыктан-ачык каршылыклар сизелми. Чөнки радикаль башкорт милләтчеләре, ныклы кисәтү алганнан соң, шактый басынкыга әйләнде”, ди Илдар Габдрафыйков.
XS
SM
MD
LG