Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Иранга чикләүләрне кырыслатырга чакыра


АКШ вице-президенты Джо Байден Төркиягә рәсми сәфәр вакытында Иранга каршы чикләүләрне кырыслатырга чакырды. АКШ-ны Тәһранның атом төш програмы хәрби максатларда эшләнергә мөмкин дигән хәбәрләр борчый.

Төркиянең "Hurriyet" газеты бүгенге санда Байденның сүзләрен бастырды. Ул анда иран проблемының дипломатик чишелешен хуплавын әйтте. Тик АКШ белән хезмәттәшлектә торучы илләргә, шул исәптән Төркиягә Вашингтонга теләктәш булырга чакырды.

Кушма Штатлар һәм Европа берлеге соңгы атналарда Тәһранга каршы чикләүләрне кырыслатты. Иранның Үзәк банкы белән элемтәләрне туктатты.

Төркия исә БМО-ның Иминлек шурасы игълан иткән чикләүләрне үтәвен дәвам итте, әлегә Иран юнәлешендә башка адымнар ясамады.
XS
SM
MD
LG