Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

Молдовада президент сайлау 16 декабрьгә билгеләнде


Җомга Молдова парламенты президент сайлауны 16 декабрьгә билгеләде.

Тавыш бирүгә куелачак намзәтләрне максус комиссия караячак. Ил башлыгы булырга дәгъва кылучыларгә рәсми теркәлү өчен кимендә 15 депутатның язма яклавы кирәк.

Молдова парламентында инде ике ел сәяси кризис бара. Депутатлар президентны сайлый алмый, парламенттагы 101 депутатның кимендә 61 аның өчен тавыш бирергә тиеш.

Чираттан тыш үткән соңгы сайлаудан соң, сигез ил хакимияттә булган коммунистлар оппозициягә күчте. Парламентта аларның 42 урын калды, калган 59 тавыш хакимият коалициясенә күчте.

XS
SM
MD
LG