Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

Русияләр якшәмбе көнне узачак Дәүләт думасына сайлауга әзерләнә. Сораштырулар күрсәткәнчә, бу сайлау «Бердәм Русия» фиркасе өчен алай җиңел узмаячак.

Русияләр сайлауга барырга әзерләнгәндә, сораштырулар Кремль тарафлы «Бердәм Русия» фиркасенең дәрәҗәсе төшә баруын күрсәтә.

Шуңа да карамастан, белгечләр сүзләренчә, әлеге фирка мөгаен Дәүләт думасында киләчәктә дә күпчелекне тәшкил итәр. Ләкин ул Конституцияне үзгәртү өчен кирәк булган депутатларның өчтән-ике өлеш урынын югалтырга мөмкин.

Кайберәүләр тарафыннан «Караклар һәм алдакчылар» фиркасе дип йөртелгән «Бердәм Русия»нең аз тавыш җыюы соңгы дистә елда хәзерге премьер-министр Владимир Путин идарәсеннән канәгать булмауны күрсәтәчәк.

Ләкин Кремль кул астында эшләүче дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары һәм «хакимият ресурсы»н куллану «Бердәм Русия»гә күбрәк тавыш җыярга ярдәм итәчәк.

Петербур сәясәт фонды җитәкчесе Михаил Виноградов сүзләренчә, бу фирканең аңа Конституцияне үзгәртүгә мөмкинлек бирә торган дәрәҗәсе төште кебек.

«Шул ук вакытта моннан әлләни үзгәреш булмас төсле, чөнки беренчедән, Дәүләт думасы сәясәттәге карарларны хәл итүче бәйсез оешма булып тормый. Икенчедән, Конституцияне үзгәртергә кирәк булса, «Бердәм Русия»гә коалиция мөмкинлеге кала», ди ул.

Ә Мәскәүдәге Карнеги үзәге сәяси аналитигы Николай Петров сүзләренчә, хакимиятнең башкаларны үзләренә буйсындыруның бик күп төрле юллары бар.

«Аларның берсе – финанс контрольнең бик зур булуы. Бездә бизнес һәм сәяси хакимият арасында аерма булмаганлыктан, бер генә сәяси фирка дә Кремль рөхсәтеннән башка бизнеска акча алуга өметләнә алмый. Бу исә Кремльгә әлеге сәяси партияләрне контрольдә тотуга гына түгел, ә кампания барышында аларга каршы көрәшергә мөмкинлек бирә. Чөнки финанс ярдәм теләсә кайсы вакытта киселергә мөмкин», ди ул.

Медведев «дөрес сайларга» чакырды

Шул ук вакытта якшәмбе көнге сайлау мартта узачак президент сайлавының кәефен ачыкларга ярдәм итәчәк. Әлеге кәнәфигә кабат Путин кайтып утырыр дигән фаразлар бар.

Медведев сайлау алдыннан тыңлаучыларга мөрәҗәгать итте

Медведев сайлау алдыннан тыңлаучыларга мөрәҗәгать итте

Бүген сайлаучыларга мөрәҗәгатьтә президент Дмитрий Медведев Русиядә барлык сәяси фиркаләрнең дә ирекле һәм тигез көндәшлеккә ия булуларын әйтте һәм «дөрес сайлау», ягъни халыкның мәнфәгатьләрен яклаучы, икътисадны аңлаучы, кризис хәлләреннән чыгу тәҗрибәсе булган һәм Русияне яклый алганнарга тавыш бирергә чакырды.

Ләкин хакимиятнең сайлау алдындагы киеренке халәтен бу атнада прокуратураның сайлауларны күзәтүче бәйсез «Голос» оешмасын мәхкәмәгә тартуы сөйли. Чит илдән финансланучы һәм меңнәрчә сайлау алды кануннарын бозуны ачыклаган бу оешма эшчәнлегеннән шикләнүче «Бердәм Русия», «Гадел Русия» һәм ЛДПР аның эшчәнлеген тикшерүне таләп итеп прокурор Юрий Чайкага мөрәҗәгать итте.

Белгечләр тагын калган алты партиянең кайсысының парламентка узачагында бер фикергә килә алмый.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге дүшәмбе бастырган сораштыру нәтиҗәләре ЛДПР, Коммунистлар партиясе һәм «Гадел Русия»нең һичшиксез Думага узачагын күрсәтә.

Калган өчесе – «Яблоко», «Уң эш» һәм «Русия патриотлары»на исә парламентка узу өчен шактый тырышырга туры киләчәк.

Күзәтүчеләр хәрәмләшүләрнең шактый булачагын әйтә. Кремльнең хакимият ресурсын кулланудагы осталыгы да арта бара.

Шуңа да карамастан «Бердәм Русия» өчен бу сайлауларның җиңел булмаячагын да ассызыклыйлар.

Сәяси бәя бирү үзәге белгече Павел Салин, «Бердәм Русия» күпчелек тавышны югалтачак, дип саный.

«Интернетта даими була торган җәнҗаллардан күренгәнчә, җирле җитәкчелек хөкүмәт ресурсын кулланырга тырыша. Әмма тормыш күрсәткәнчә, әгәр партиянең рейтингы 20% икән, аңа инде берничек тә 50%ны язып булмый. Үгетләү эшләре һәм тавышларны санаганны кертеп тә күп дигәндә 10% алып 20% ка кадәр тавыш артырга мөмкин. Бу шулай ук төбәккә дә карый», диде ул.

XS
SM
MD
LG