Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

КФУда шигърият атналыгы уза. Татар филологиясе бүлеге, "Әллүки" иҗат берләшмәсе, Язучылар берлеге катнашында оештырыла торган "Шигъри сабантуй" быел әдәби тәнкыйтькә багышланган очрашудан башланды.


Казан Федераль университетының Филология һәм сәнгать институты төрле кызыклы чараларны еш оештыра. Бу атнада студентларны әдәби иҗат җыйды. Матур бер гадәткә кергән “Шигъри сабантуй” бәйгесенең беренче көне “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дип атала.

Казан Федераль университетының “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе әдәби кичәләр, бәйгеләр оештыруын узган гасырның 60нчы елларыннан бирле дәвам итә. Инде шактый дәрәҗәгә ия булган “Шигъри сабантуй” бәйгесе – моның ачык мисалы.

Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган. Гомумән, “Шигъри сабантуй” дүрт көнгә сузыла һәм “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дигән сөйләшүне, Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку, Тукай тормышын һәм иҗатын белүгә багышланган бәйгеләр һәм иң мавыктыргычы – "Шигъри Сабантуй"ны үз эченә ала.

Халисә Ширмән

Халисә Ширмән

Быел әлеге бәйге “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дип исемләнгән тәнкыйть кичәсеннән башланып китте. Бәйгенең кунаклары, тәнкыйть осталары Мансур Вәли-Барҗылы, Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйлаҗев яшь иҗатчыларны, татар филологиясе бүлегенең 1нче курс студентлары Светлана Гыйләҗеваны, Ильвина Нәҗипованы, Көнчыгышны өйрәнү институтының 3нче курс студенты Зөһрә Әхәтова әсәрләрен чып-чын дәрәҗәдә тәнкыйтьләде. Ә студентлар үзләрен төрле хәлләрдә дә куркып калмас, каушамас “әллүкичеләр” итеп күрсәтте.

“Әллүки” берләшмәсен җитәкләүче язучылар берлеге әгъзасы Халисә Ширмән әлеге кичә турында үз фикерләрен болайрак белдерде: әдәби тәнкыйть кирәк, әдәби тәнкыйтьчеләрне әзерләү кирәк, чөнки хәзерге вакытта яшь тәнкыйтьчеләргә белем җитеп бетми.

Яшь тәнкыйтьчеләр дигәннән, әлбәттә, чарада алар да бар иде. 4нче курс студентлары Айгөл Нәҗипова, Алсу Мәрданова, Айгөл Батрханова һәм Ләйлә Фәхриева, үзләре тәнкыйть төркемендә укымаса да, кызларның әсәрләренә җитди анализ ясарга тырышты.

Ә менә татар филологиясе бүлеге доценты Әлфәт Закирҗанов татар тәнкыйтен бер дә мактамады. “Әдәби тәнкыйтебез бик йомшак, бер урында таптана. Сер түгел, ел саен йөздән артык китабыбыз дөнья күрә, ә менә әлеге китапларга саллы тәнкыйть мәкаләләре матбугатта бик сирәк кенә басыла.

Тәнкыйтьнең әдәбиятка игътибары җитеп бетми, әлеге өлкәдә бик азлар эшли бит. Студентларның әсәрләрен укып, мин мондый нәтиҗәгә килдем: иң мөһиме – иҗат белән кызыксынучы, иҗат итәргә теләүчеләр бар.

Яшьләребезнең әсәрләренә ихласлык хас, шулай ук тәҗрибә җитмәү сизелә. Ләкин аралашу-язу киләчәктә студентларыбызның каләмнәрен чарлар.

Мансур Вәли-Барҗылы студентларга бүләкләр тапшыра

Мансур Вәли-Барҗылы студентларга бүләкләр тапшыра

Яшьләрне артык мактарга да ярамый шул: аларда мин-минлек чире башланырга мөмкин. Бүгенге сөйләшүебез иҗатчыларга беренче чиратта ярдәм итү өчен оештырылды, әсәрләренең уңышлы якларын да, уңышсыз якларын да ачып бирергә тырыштык, күңел төшерергә бернинди сәбәп тә юк”, диде ул.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, утырышта шигырьләрдән кала бердәнбер хикәя дә тәнкыйтьләнде. Яшь тәнкыйтьчеләребез әлеге хикәянең сюжетын япон фильмыннан күчерелгән булганын да сизеп алды.

Очрашуга килгән Мансур Вәли-Барҗылы тәнкыйтьнең көчсезлеген бөтенләй башка сәбәпләргә бәйләп аңлатты: "Әдәбият көчле булса, тәнкыйть тә көчле була. Хәзерге вакытта татар әдәбиятының әллә ни көчле чагы дип әйтмәс идем, чөнки тормышның тотрыклыгы бетте бит.

Әдәбиятка игътибар бетте, кешенең китап укырга вакыты да юк. Әдәби тәнкыйтькә дә шартлар үзгәрде, ләкин тәнкыйть кирәк. Халык йокламасын, язучылар ялкынлы бер дәрт белән иҗат итсен өчен ул яңа көчләр өсти бит”.

Очрашудан соң, катнашучыларның күңелен күрер өчен, аларның барысына да кечкенә генә бер истәлек – Мансур Вәли-Барҗылының китаплары таратылды.

Кичәдән соң туган тәэсирләрне, фикерләрне җөпләп шуны әйтергә мөмкин: кичәдә татар әдәбиятының бүгенге хәле тәнкыйтьләнсә дә, ике буынның болай очрашып фикер алышуы, әлбәттә, әдәбият һәм тәнкыйтьнең түбәнгә тәгәрәвен түгел, ә киресенчә, бер баскычка югарырак күтәрелүен чагылдыра.

XS
SM
MD
LG