Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ел студенты-2011" исемен татар егете алды


Марсель Нигмәтҗанов (с) Рөстәм Миңнеханов белән
Марсель Нигмәтҗанов (с) Рөстәм Миңнеханов белән

Җомга көнне Казанда республиканың иң алдынгы студентларын бүләкләү чарасы узды. “Ел студенты-2011” бәйгесенең гран-при бүләген КФУ студенты Марсель Нигмәтҗанов алды. Җиңүчегә дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында укып кайту мөмкинлеге бирелде.

Әлеге чара республикада җиде ел рәттән уза. Анда республиканың төрле уку йортлары студентлары катнаша. Быел бәйгегә барлыгы 268 гариза килгән. Аларның 189ы Казаннан, калганнары Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Яшел Үзән, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Лениногорски, Әлмәт, Буадан булган.

Студентлар барлыгы 16 номинациядә ярышты. Алар арасында “Иң яхшы студентлар иҗтимагый оешмасы”, “Ел интеллекты”, ”Ел журналисты”, “Ел спортсмены”, “Иң яхшы социаль проект” кебекләре бар иде.

Ә иң зур бүләкне – гран-при бүләген – КФУның икътисад һәм финанслар институты студенты Марсель Нигмәтҗанов алды. Аңа дөньяның теләсә кайсы илендә укып кайту мөмкинлеге бирелде.

Күп өлеше рус телендә барган чарада Марсель саф татарча сөйләп, әти-әнисенә зур рәхмәтләрен белдерде. Җиңүчене президент Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

Чарада студентлар өчен көтелмәгән бүләк тә әзерләнгән иде. Республиканың ректорлар шурасы студентлар өчен татар биюе башкарды.

Шулай ук елның иң яхшы югары уку йорты да игълан ителде. Бу исемгә Казан тикшеренү технология университеты лаек булды.

"Ел студенты-2011" исемен татар егете алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:37 0:00
[tatarstan.ru] видеосы
XS
SM
MD
LG